Продюсер Рифат Фәттахов: “Илфак бу дөньядан Илсөяне кичереп китте”

“Илфак Шиһапов бу дөньядан Илсөя Бәдретдинованы кичереп китте” – бу сүзләрне «Татар-информ» хәбәрчесенә танылган татар продюсеры Рифат Фәттахов әйтте.

“Соңгы очрашуыбызда, 19 май көнне, без бик озак сөйләшеп утырдык. Ул Илсөяне кичерүен, аңа үпкәләре калмавын әйтте. Ул аны илаһилаштырып сөйләде. “Без шушы көннәрдә очрашабыз, сөйләшәбез, аңлашабыз”, - дип әйтте. Миннән Илсөяне проектларыма алуымны сорады, - диде Рифат Фәттахов.

“Яшерен-батырын түгел, Илсөя белән аерылышуны Илфак бик авыр кичерде. “Судка бирәм мин аны, ярдәм ит”, - дип, миңа да килде. Продюсер буларак, мин үзем дә Илсөянең кайбер гамәлләрен кабул итмим. Продюсерлык килешүе, һичшиксез, үтәлергә тиеш, авторлык хокуклары якланырга тиеш дигән фикердән мин бүген дә баш тартмыйм. Әмма Илфакның: “Илсөяне игътибарыңнан ташлама инде”, - дигән сүзләре колагымда чыңлап, бәгырьне телгәли. Илфакның: “Нариман бар бит, Нариман!” – дип өзгәләнүе хәзер дә күз алдымда”, - дип сөйләде Рифат Фәттахов.

“Илсөя – минем бик якын, бик кадерле кешем”. Бу - Илфакның сүзе иде. Бәлки, Илсөя турындагы соңгы сүзе булгандыр. Бу хакта әйтмәсәм, бу мәгълүматны яшереп калдырсам – дөрес булмас иде. Илсөя каршында да, Нариман каршында да, бигрәк тә Илфакның рухы каршында”, - ди танылган продюсер. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    11158
    5
    141
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6802
    1
    90
  • 7802
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8842
    1
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...
  • 24 сентябрь 2020 - 05:08
    Без имени
    Купме бала устерергэ кочен житэ, шул кадэр табарга кирэк минемчэ. А не плыть по течению. Башны да эшлэту кирэк.......
    ​Туасы Җаннар хакына
  • 24 сентябрь 2020 - 10:43
    Без имени
    Кирэкми ул кире кайту. Шундый яхшы ирен була торып. Калсын кунел турендэ генэ...
    Кар бөртеге
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...