Польшадан татар теле укытучысы Фәридә Ризванович: Татар милли кухнясы бөтен дөньяга ошый
“Татар милли кухнясы бөтен дөньяга ошый”, - дип белдерде Польшадан килгән татар теле укытучысы Фәридә Ризванович “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә. Тумышы белән Актаныштан булган ханым 20 ел инде Польшаның Варшава шәһәрендә гомер кичерә. Бөтендөнья татар конгрессы съездына аның икенче мәртәбә килүе.
“Аллага шөкер, татарча сөйләшәм. Польшада беренче татар теле укытучысы булып мин калдым, рәхмәт яусын Ходаема. 4 укытучы өйрәтеп чыгардым, хәзер татарча белем бирә торган мәктәпләр күбәйде. 4 җирдә татарча укыталар. Польшадагы татарлар инде 600 ел шунда яши. Аларның татар диспоралары бик зур һәм бердәм. Алар татар гореф-гадәтләрен, мәдәниятне онытмаганннар, ә телне онытканнар”, - дип белдерде Фәридә ханым. Аның сүзләренчә, Польшада татар телен өйрәнүдә алга китеш зур. Татар телен теләп өйрәнәләр, ди ул. Фәридә Ризванович татарларда тарихи ватаннарына карата кызыксыну да артуын билгеләп узып: “Элегрәк мин үзем генә килә идем, былтыр 9 кешене алып килдем. Бүгенге көндә 15 кеше өч машинада гаиләләре белән килде. Бу - зур казаныш”, - ди ул.
“Польша татарлары милли мәдәниятне, милли кухняны алга сөрә. Татар милли кухнясы бөтен дөньяга ошый. Татар җәмгыятьләре вәкилләре туристик оешмалар, мәктәпләр ачты, үзебезнең журналлар, үз радиобыз бар. “Наш татарский дом” исемле музей ачтык. Борынгы сувенирлар, киемнәр – һәммәсе монда саклана. Полякларга да бик ошый. Безнең татарлар ничек булдыра алганын күрәләр”, - дип Польшадагы милләттәшләребезнең активлыгын билгеләп үтте Фәридә Ризванович.
Съездга карата ышанычын белдереп, ул: “Безгә Татарстаннан күбрәк китаплар биреп, телне тирәнрәк өйрәник, безнең балаларны да монда чакыртсыннар иде”, - диде татар теле укытучысы.
Фәридә ханым Польшада 19 нчы августта 20 мең кешегә исәпләнгән Сабан туе узачагын әйтте. “Бөтен Европадан киләчәкләр. 27 нче августта “Татарстан һәм Казан көне”нә әзерләнәбез. Музейны күрсәтәчәкбез. Абруебызны күтәрергә тырышабыз”, - дип белдерде.
Фәридә Ризванович, шулай ук, Коръәнне - рус, поляк телләренә тәрҗемә иткән Мостафа Ясинский белән яхшы таныш булганын, аның ислам дине үсешенә зур өлеш керткәнен билгеләп узды.
Фәридә Ризванович, үзен борчыган мәсьәләгә дә тукталып: “Кайвакыт, татар була торып, татарча сөйләшми торган кешеләрне күрәм дә гарьләнәм. “Без Польшада шулкадәр тырышабыз, 40 ар кг китап ташыйм, ә сез монда татар теленнән ояласызмы әллә?” - дип, шелтә дә белдерәм”, - диде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/02/145543/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
22 гыйнвар 2021 - 15:40Без имениБик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
-
22 гыйнвар 2021 - 15:43Без имениБик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 16:10Без имениКеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйчаКемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
-
22 гыйнвар 2021 - 19:15Без имениБала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениБездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.