Логотип
Яңалыклар

Поликлиникагыз искеме? Ремонтлаячаклар!

Татарстанда амбулаторияләр һәм поликлиникаларны капиталь төзекләндерү программасы тулы куәтенә дәвам итә. 2017 елда шушы программага нигезләнеп, 75 корылма төзекләндерелгән дә инде.

Программа 4 ,01 миллиард сумга исәпләнелә, аның 505, 905 миллионы медицина аппаратлары, җиһазлар, эш кораллары сатып алуга тотылачак.

Быел исә программа тагын да колачлырак – 114 бина төзекләндерелеп, моңа 3 195, 72 миллион акча тотарга уйлыйлар.

Тузганын яңарту белән бергә яңаларын төзү эше дә актив бара. Узган ел республикада 42 ФАП, 5 поликлиника, 6 амбулатория төзелсә, быел тагын 44 ФАП һәм 11 амбулатория төзеп тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар