Логотип
Яңалыклар

Почтальоннар моңа лаек

Безнең эштә – гәҗит-журналлар нәшир итүдә, почтасыз, почтальоннарсыз булмый. Бер арбага җигелгән пар атлар кебек без. Почтальоннар булмаса,  яңа гына табадан төшкән матбагабыз халыкка ничек таралыр да, ничек барып җитәр иде. «Татмедиа» җәмгыяте дә аңлый моны. Шуны истә тотып,  тырыш почтальоннарны ачыклау һәм хезмәтләрен бәяләү өчен әлеге оешма «Татарстан Почтасы» белән бергәләп «Почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекләре» дигән конкурс уздыра. Аның беренчесе 2013 елда узган иде. Матур традициягә быел да тугры калып, бүген, ягъни 2 ноябрьдә 2018 елның 2 яртысында иң тырышып эшләүчеләрне бүләкләделәр. Үз номинацияләрендә җиңүче почтальоннарга – 15 әр мең, ә почта бүлекләренә 30 ар мең сум премия тапшырылды.

«Авылның иң шәп почтальоны» исеменә Мөслим районыннан Нуриева Ландыш лаек булды.

«Кечкенә шәһәрләрнең иң шәп почтальоны» дип Азнакай шәһәреннән Айгөл Кобычкина табылды.

«Иң шәп шәһәр почтальоны» – Бөгелмәдән Венера Хөсәенова.

«Иң яхшы почта бүлекчәсе» Кама Тамагы районының Каратал авылында.

Журналларга иң күп яздыручы почта бүлеге – Арчаның Урта Сәрдә авылында. Быелның икенче яртысында алар 57  кешене «Татмедиа» җәмгыятендә басылган журналларга яздырган.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин әйтүенчә, Татарстан халкы газета-журналларны иң күп яздыручылар булып санала. 2018 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы 1, 19 миллион данә матбага яздырып алына. Боларның 214 233 данәсе «Татмедиа»да нәшир ителүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар