Логотип
Яңалыклар

Планшетка рөхсәтсез кагылган өчен улын кыйнаган хатынга карата җинаять эше ачылды

Бу хәл моннан берничә көн элек – 28 август көнне була. Улы белән Чистайдан Казанга танышына кунакка килгән 33 яшьлек хатын подъездда баласын кыйный башлый.

Бу хәл моннан берничә көн элек – 28 августта була. Улы белән Чистайдан Казанга танышына кунакка килгән 33 яшьлек хатын подъездда баласын кыйный башлый. Аның 5 яшьлек улын ничек  итеп кыйнавы подъездда урнаштырылган  күзәтү камерасына элә. 
Бүгенге көндә бала Республика балалар клиник хастаханәсендә ята. Аның сәламәтлеген табиблар күзәтә.
Чистайда матурлык салонында эшләүче бу хатын-кыз тикшерүчеләргә үзенең улын ни өчен кыйнавын да аңлаткан. Бала аның белән бергә тора торган ирнең планшентын рөхсәтсез алган һәм качырып куйган булган икән. «Шуның өчен бик ачуым чыкты», – дигән ул. 
Юлия Фоминаның моңа кадәр дә инде җинаять җаваплылыгына тартылганы булган. Ул үз гаебен таный. 
Хәзер Юлия Фоминадан улын тартып алу турында сүз бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар