Логотип
Яңалыклар

Питрәч районындагы юл һәлакәтендә 19 яшьлек кызның гомере өзелгән

Питрәч районында җиңел машина һәм йөк автомобиле бәрелешү сәбәпле бер кеше зыян күргән, берсе үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
 
Бүген иртән 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына М7 трассасының 854 нче чакрымында юл һәлакәте килеп чыгуы турында хәбәр килә. Биредә «Фредлайнер» йөк машинасы һәм Башкортстан номерлары куелган «Хендэ Акцент» автомобиле «маңгайга-маңгай» бәрелешә.

 
Һәлакәт булган урынга Шәле авылы янгын сүндерүчеләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килә.
 
Һәлакәт аркасында җиңел машинада барган 19 яшьлек пассажир кыз зыян күрә, тагын бер пассажир – шулай ук 19 яшьлек кыз алган җәрәхәтләрдән һәлак була.

 
Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре махсус гидравлик корал ярдәмендә зыян күргән һәм һәлак булган кызларны машинадан чыгара, автомобильләрнең аккумуляторларын өзә.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/03/147575/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар