Логотип
Яңалыклар

«Пирамида»да – «Өченче биеклек»

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ТМТВ каналының музыкаль премиясен тапшыру тантанасы бара. Быел ул өченче тапкыр уткәрелә, шуңа да «Өченче биеклек» дип атала. Тантанада җитмештән артык җырчы катнаша, иллегә якын номинация билгеләнгән. Быелгы концерт, шулай ук, сценарий авторы һәм алып баручы Гөлназ Сәфәрова әйтүенчә, стереотипларны җимерүе белән аерылып тора. Ягьни концерт бер тәртиптә, номинацияләрне игьлан итү икенче тәртиптә бара. Шулай ук сәхнәдә 13 экран эшли. Башка визуаль эффектлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар