Логотип
Яңалыклар

Петр I булдыра алмаганны Шәймиев булдырды

Татарстан хөкүмәте каршында оешкан «Яңарыш» республика фонды быел биш еллыгын билгеләп уза. Әлеге уңайдан тантаналы чара В. Качалов исемендәге рус зур драма театры бинасында булып узды. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.

«Яңарыш» - төрле оешмаларны һәм кешеләрне берләштерә алучы уникаль фонд. Бик кыска гына вакыт эчендә тиңсез эш башкарылды: 5 ел элек җимерек харәбә хәлендә булган дистәләгән объектлар торгызылды. Истәлекле урыннарны торгызу буенча масштаблы проектның инициаторы - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев булды. Бер үк вакытта ислам һәм православ мәдәнияте һәйкәлләрен торгызуга керешеп, Минтимер Шәймиев җәмгыятьне рухи торгызу лидерына әверелде. Сезнең шәхси абруегыз, дәүләт җитәкчесе тәҗрибәгез һәм иксез-чиксез кешелеклелегез уңышларның нигезе булды», – диде үзенең чыгышында республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов.

Президент «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевка һәм «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» КБО коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды, ярдәм күрсәткән иганәчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәм кичәсендә шулай ук «Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы» видеоролигы тәкъдим ителде. Анда Болгар һәм Зөя тарихы, шулай ук тулаем республика мирасы турында сөйләнелде.

Моннан биш ел элек беренче адымнар ясау шактый катлаулы булды. Беренче чиратта, җирле халыкның аңлавы мөһим иде.

- Хәзерге катлаулы заманнарда да һәрвакыт рухи мирасны истә тотарга кирәк. Татарстан көннән-көн таныла бара. Бүген бездә тынычлык һәм дуслык хөкем сөрә, Татарстанның уңышлы үсешен күзәтәбез. Барысы да чагыштыруда беленә, иң беренче чиратта, Россия киңлегендә һәм аннан читтә, - диде Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. - Без бу эшне дәвам итәчәкбез. Бүгенге көндә Казанда да тарих һәйкәлләрен саклап калу һәм торгызу буенча күп эшләр башкарыла. Бу процесска Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә, ә зур шәһәрдә моны эшләү тагын да катлаулырак.Үткәнне белү мөһим. Эшләрне киләчәктә уңыш китерерлек итеп, бүген эшләргә кирәк.

«1722 елда Петр I Болгар авылында тукталып, борынгы болгарлар башкаласына зиярәт кыла. Ул шунда сакланган архитектура һәйкәлләрен карап чыга. Кече манарага менә, хәтта ташка үз исемен язып калдыра. Ул чакта 23-25 метр биеклегендәге Олы манара да әле исән була. Әмма ул инде кыйшаерга өлгергәнлектән, Петр аңа тимер коршау «кигертеп», ишелүдән саклап калырга боерык бирә. Петр I кабер ташларындагы язулар белән дә кызыксына. Текстларны патшага Кадыйрмөхәммәт Сүнчәләев тәрҗемә иткән. Патша Казан администрациясенә бу ташларны сакларга, ә язуларын күчереп алырга фәрман бирә. 50 язу күчерелеп алына. Олы манарага да коршау кигертәләр. Манара тагын 119 ел утырган, ләкин 1841 елны ишелгән. Кабер ташларына килгәндә исә, Петр I нең фәрманы үтәлми, ташлар Успенье соборының нигезенә салына», дип яза К.Р.Синицына «Татарстан һәм татар халкы тарихы» дәреслегендә («Мәгариф» нәшрияты, 1996 ел).

Петр Беренче башкара алмаган гамәлләрне 290 елдан соң Минтимер Шәймиев җиренә җиткерде. Татарстанның тарихи кыйммәткә ия булган җирләрен торгызу, бөтен җир шарына таныту беренче Илбашыбызның алдан күрә белү сәләтен тагын бер кат дәлилли. Республиканың Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш« Республика фондының химаячеләр советы рәисе Минтимер Шәймиев татар халкы турында дөньяга аваз салды. Безне белә, күрә, таный һәм хәтта безнең белән исәпләшә башладылар. Лаеклы ялда булса да, Минтимер Шәрип улы кайнап торган энергиясен Татарстанның рухи-рухани мирасын аякка бастыруда, мәдәни хәзинәләребезне барлауга тота, бу эштә биниһая көч куя. Аның мөгтәбәр абруе, бай тәҗрибәсе, сокландыргыч зирәклеге эшне оештыруда хәлиткеч факторлар булса, халкыбызны, туган җиребезне һәм, ниһаять, Россияне яратуы шул игелекле адымнарны кыю атларга куәт бирә торгандыр.

Болгар тарихи музей-тыюлыгын дөньяның кайсы гына милләт вәкиленә күрсәтсәң дә, ул кызармаслык җәүһәрләр рәтендә. Биредәге зиннәтле биналар, беренчел, асыл ядкәрләр күз явын алырдай купшылыгы белән дә, кабатланмас гүзәллеге белән дә сокландыра. Иң мөһиме: ул татар халкының шанлы үткәне өчен горурлык уята. Кайбер халыклар урманда чабата киеп кыргый бал җыйган вакытта, безнең бабайлар күн аяк киеменнән йөргәннәр, корыч эреткәннәр, пыяла җитештергәннәр; галимнәребез медицина буенча трактатлар язган, әсәрләре шәрык илләрендә дә мәгълүм әдипләребез булган! Музей сәхифәләре шуларны бәян итә.

Зөядә дә әтрафлы төзелеш эшләре алып барылды. Нинди генә булса да тарих – уртак мирас. Безнең үткәннәргә ревизия ясарга хакыбыз юк. Үткән эшкә салават, дигән зирәк бабаларыбыз да. Әгәр христиан кардәшләребезнең ничә гасырлык архитектур мирасы төзекләндерелеп матур, мәгърур кыяфәттә килер буыннарга бара икән - моңа сөенергә генә кирәк. Минтимер Шәрипович үзе дә Зөя утравының бик тирән тарихлы, чоры-дәвере белән фаҗигале сәхифәләргә дә үрелгән булуын еш телгә ала.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Болгарны Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертүне зур җиңү дип бәяли. Әйе, Татарстанның икътисадый үсеше белән бергә, мәдәни җиңүләребез, һичшиксез, республика данын еракларга илтә, башкалар алдында тырыш, максатчан милләт булыбызны раслый. Үткән ел гына да «Яңарыш» объектларын 465 мең кеше килеп күргән.

Юбилей чарасының икенче өлешендә «Кара Пулат» опера-риваяте тәкъдим ителде. Танылган яшь композиторыбыз Эльмир Низамовның Ренат Харис либреттосына иҗат иткән әлеге әсәрнең исеме нәкъ менә Болгарда Х гасырдан бирле сакланып калган хөкем бинасына нисбәтле. Төп вакыйгалар шушы кара пулат тирсендә бара, шул заманга караган риваятьләрне җанландыра.

Татарстанның беренче Президенты башлангычы белән яңартылып килүче борынгы ядкәрләребез республиканың яшь иҗатчыларын да битараф калдырмый. Борынгы риваятьләребезгә, асылыбызга йөз белән борылуны да ил агаларыбызның дөрес сәясәт алып барулары дип аңларга кирәктер. Болгар, Зөя тарихи җирләребез туристлардан бигрәк безгә – республикада яшәүчеләргә мөһим. Болгарны изге җиргә тиңләргә омтылсак, Зөя исә гасырлардан бирле иңгә-иңне куеп яшәгән, бергә утны-суны кичкән халык белән дустанә яшәвебезнең матур мисалы булып тора.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та: «Татарстан – аерым миссияле регион. Монда бөтен дөньяның милләтара һәм конфессияара татулык тәҗрибәсе саклана. Татарстанның көче – һәрвакыт алга барган килеш, традицияләрне һәм мәдәниятләрне саклап калуда», - дип белдерә.


сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/42660-petr-i-buldyira-almagannyi-sh%D3%99ymiev-buldyirdyi.html

Солтан ИСХАКОВ фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар