Логотип
Яңалыклар

​Пензада курчакны зурлар да уйный


Пенза өлкәсенең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы оешуга 2 ел тулды. Оешма әгъзалары аны үзләренчә – тагын бер чара белән билгеләп үттеләр. Хәзерге вакытта татар милли-мәдәни мөхтәрияте эшли торган бинада (Гагарина, 28) мастер-класс оештырдылар. Мастер-классны Равилә Исхак кызы Акҗигитова (Кучер) уздырды. Ул курчаклар ясау буенча Пензада танылган оста.



Мастер-класста катнашу өчен Каменка районының Кикин, Кочалейка авылларыннан, Пензаның үзеннән кызлар килде. Берничә сәгать эчендә алар берәр курчак ясарга өйрәнделәр. Гади курчаклар түгел – татар кызларын ясадылар. Соңыннан алардан кечкенә генә күргәзмә ясап, кемнең эше бик тә уңышлы килеп чыкканны ачыкладылар, бер-берсенең эшенә карап сокландылар.



Биредә алган тәҗрибә «ак калфак»чыларның кайсы өчен бәлки «хобби»га әйләнер, ә кайберәүләр курчак ясау серләрен, һичшиксез, мәктәпләрдә балаларга да өйрәтер.



Киләсе мастер-классны Равилә Исхак кызы яз җиткәч уздырырга булды. Анда инде балчыктан курчаклар ясарга өйрәнерләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар