Логотип
Яңалыклар

Пенсияләр артачак

2021-2023 елларда картлык буенча иминият пенсияләре артачак. Елга уртача 6 процент.


  2021–2023 елларда картлык буенча иминият пенсияләре артачак. Елга уртача 6 процент. 


Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2021 елга Пенсия фондының бюджет проектын әзерләгән. Якын арада аны өч яклы комиссиядә тикшерәчәкләр. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Иминият пенсияләренең индексация темплары гадәттәгедән югарырак. Арттырылган пенсияне 40 миллион россияле алачак. 


Пенсия индексацисе – елга 6 процент. Бу хәзерге рәсми инфляция күрсәткеченнән ике тапкырга күбрәк. Пенсиягә чыгу яшен күтәргәндә лаеклы ялга чыкканнарга түләүләр арттырырга вәгъдә ителгән иде. Күрәсең, хакимият әлеге вәгъдәсен тота. 2023 елга илдә уртача пенсия  19 283 сум булачак. 


Иминият пенсиясен алыр өчен пенсия яшенә җитәргә, стаж һәм  җыелган пенсия баллары минималь таләпләргә туры килергә тиеш. 1 гыйнвардан планлаштырылган индексация эшләмәгән  пенсионерларга гына кагыла.  Эшләгәннәрнең пенсияләре артмый.  Аларның 1 августта  – узган елгы пенсия балларын исәпләгәннән соң гына артачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар