Логотип
Яңалыклар

Пенсионерларга акча бирәчәкләр

1953–ؘ1966 елда туганнар өчен өстәмә түләүләр көтелә.


 Агымдагы ел ахырына кадәр өлкәннәргә дәүләттән бер тапкыр түләнә торган түләүләр булачак. Бу хакта Пенсия фонды вәкилләре хәбәр итте дип Life сайты яза. Ведомствода аңлатуларынча, өстәмә акча бар өлкәннәргә дә каралмаган. Билгеле бер вакытта туган кешеләр генә ала ала. 1953–1966 елларда туган ирләр, 1957–1966 елда туган хатын-кызларга гына биреләчәк.

 

Бу түләүләр – пенсиянең тупланма өлешенә күчергән акчалар. Әлеге пособиегә бүген дәгъва итәр өчен, 2002–2004 елларда пенсиянең тупланма өлешенә акча күчерелгән булырга тиеш.  Барлык мәгълүматны Россия пенсия фонды бүлекләреннән белергә, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта күпме акча җыелганын белергә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар