Логотип
Яңалыклар

ПЕЧӘН БАЗАРЫ турында тулы мәгълүмат!

31 июль көнне Казанда инде матур гадәткә әверелеп баручы «Печән базары» узачак. Акция өченче ел рәттән үткәрелә, әмма быелгысы инде фестиваль статусын алган.

Монда ярминкәдән кала, «Уку паркы», «Исән! fest» рок-фестивале, шигъри слэм, граффити, квест, «Кисекбаш», Гарри Поттер – татарча, буккроссинг, кул эшләре, әдәби сукмак, китап презентацияләре булачак. Җитмәсә, фестиваль Казан гына түгел, ә Мәскәү, Уфа, Түбән Новгород, Ижау, Пермь шәһәрләрен, хәтта Бали утравын да колачлый: катнашучыларның географиясе бик киң. Чарага керү – бушлай.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте белгече Гөлназ Бәдретдин әйтүенчә, фестивалдә татар шрифт рәссамы һәм конструктивисты Фаик Таһировның (1906-1978) күргәзмәсе, «Сабыйлар» балалар мәйданчыгы, әдәби фотозона, татар хәрефләреннән инсталляция, тәмле почмак, ирекле микрофон, төрле остаханәләр булачак. Бер көн эчендә Иске татар бистәсе заманча татар мәдәнияте үзәгенә әйләнәчәк.

Тарихта ничек булган?

Беренче тапкыр «Печән базары» өч ел элек узды. Ул вакытны акция кысаларында ярминкә һәм ирекле микрофон оештырылды. Быел «Печән базары» тулысынча үз асылына, 100 ел элек узган чарага туры киләчәк.

Чара Шиһабетдин Мәрҗәни урамында, Иске татар бистәсе территориясендә үтәчәк. Монда XVIII гасырдан 1930нчы елларга кадәр татар тормышы кайнаган. Печән базары сату урыны гына түгел, ә Казан татарлары очрашып, күрешеп, бер-берсенә яңалыклар җиткерә торган җир дә булган. XX гасыр башы – татар әдәбияты, театры чәчәк аткан һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән, иҗат иткән чор. Казанда яшәүчеләр XX гасыр башы киемнәре, көнкүреше белән танышып, үзләрен тулысынча шул чор кешесе итеп хис итә алачак.

Ярминкәгә килгән кунакларга, традиция буларак, газета таратылачак. Быел газеталарның үзенчәлеге бар: аларда фәнни мәкаләләр, татарча инфографикалар һәм Гарри Поттерның татар теленә тәрҗемә ителгән беренче бүлеге урын алачак.

Ярминкә

Ярминкәдә Мәскәү, Казан, Уфа, Ижау, Пермь һәм Балидан татар милли компонентлы продукцияләр булачак. Сәнгати эшләнмәләр, кул эшләре, шәмаилләр, заманчалаштырылган татар киеме, заманча әдәбият, сирәк очрый торган китаплар һәм бик күп башка әйберләр – боларның барысын да ярминкәдә күрергә мөмкин. Ярминкә барышында яшьләр көче белән татарларның милли үсеше чәчәк аткан чор – XX гасыр башы атмосферасы – яңадан тергезеләчәк. Казан халкы шул вакытның киемнәре, яшәү рәвеше белән таныша алачак, шулай ук үзләрен әлеге чор кешесе итеп тоярга менә дигән мөмкинлек булачак. Ярминкә Мәрҗәни урамында Кабан күле буенда үтәчәк, ягъни күптән түгел тергезелгән Иске Татар бистәсендә. Инде әйтеп киткәнебезчә, нәкъ менә шунда XX гасыр башында татар тормышы кайнаган.

Шунысы кызык, чарада катнашкан һәр кешенең киемендә татар милли киеме элементлары булырга тиеш. Әгәр андый кием булмаса, аны ярминкәдә сатып алу мөмкинлеге булачак, чөнки анда шәһәребезнең алдынгы дизайнерларыннан стильләштерелгән татар киемнәре, татар баш киемнәре тәкъдим итәләчәк.


Уку паркы

Уку паркы мәйданында татарча китаплар тезелгән стеллажлар һәм яраткан китапны утырып уку өчен уңайлы кресло-капчыклар куелачак. Шунда ук шигъри слэм һәм әдәби квест, яңа китаплар презентациясе, шулай ук сәнгатьле итеп шигырь уку, ирекле микрофон, Татарстан Милли китапханәсеннән бүләкле викторина булачак.

Слэм өчен «Калеб» иҗади төркеме җавап бирә. Слэм – шигъри көч сынашуның популяр форматы. Монда шигырьләрнең сыйфаты гына түгел, ә аларны башкару манерасы да зур роль уйный. Слэмда поэзия жанрыннан тыш проза, миниатюра, хип-хоп та каралган. Иң мөһиме: башкаручы яттан бары тик үз әсәрен укырга тиеш. Катнашучыларга I турда 1 минут вакыт бирелә, шигырь җиткерү формасы да авторның фантазиясенә бәйле. Бу турда реквизит һәм "ярдәмче"ләр кулланырга мөмкин. II турда исә авторлар 3 минут дәвамында чыгыш ясый. Бәяне, гадәттә, сайлап алынган тамашачылар бирә. Быелгы слэмда беренче тапкыр татар һәм рус телле авторлар көч сынаша. Шулай ук монда сирәк очрый торган татар китаплары букроссингы һәм әдәби квест оештырылачак.

Махсус моның өчен Кабан күленең ярында татарча китаплар куелган стеллажлар урнаштырыла. Букинист Таһир Тайсин махсус Печән базары өчен үзенең коллекциясеннән 50 иң кызыклы һәм сирәк очрый торган китапларын алып киләчәк. Ә Мәрҗәни исемендәге Мәскәү Фонды үзенең китапларын түбән бәядән сатачак.

«Кисекбаш» юл күрсәткече

Печән базары кунакларына әлеге акция өчен махсус эшләнелгән Кисекбаш юл күрсәткече тәкъдим ителәчәк. Юл күрсәткеч – Габдулла Тукайның «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» поэмасы мотивлары буенча эшләнелгән әдәби сукмак. Галимнәрнең фикеренчә, Кисекбаш турындагы поэма бик борынгы әсәр. Күп гасырлар буе әлеге китапны мәдрәсәләрдә укыганнар. Аны һәрбер йортта диярлек очратырга мөмкин булган. 1908 елда Тукай аны үзенчә үзгәртеп язган.

Туристик маршрут Микитин циркыннан башлап Печән базары, көфер почмагы, тәтәйләр рәте, Крестовниковлар йорты, Кабан күле, Су буе мәдрәсәсе аша үтәчәк.


Граффити-фест

Казан һәм Түбән Новгород стрит-арт рәссамнары Мәрҗәни урамының диварларын «гамь», «калеб», «рух», «иҗат», «заман», «дәрт», «күк», «халәт», «җан», «тамыр», «кыйбла», «дәрья» сүзләре белән бизәячәк.


Фаик Таһировның татар конструктивизмы

Печән базары кысаларында Фаик Таһиров (1906-1978) дигән рәссам-графикның күргәзмәсе дә оештырылачак. Ул – беренчеләрдән булып татар милли китап графикасына конструктивизм керткән кеше.

Таһировның күренекле нәшриятларда чыккан якынча 60 иҗади эше бар. Шулай ук ул 184 фәнни хезмәт башкарган, унга якын шрифтоведение (шрифтларның психофизиологиясен проектлау, ясау, эксплуатацияләү, язу графикасы һәм милли алфавитларны өйрәнү һәм алар нигезендә стенография, басма язу, җыелма типографик шрифтлар системасын барлыкка китерү) өлкәсенә караган фәнни эшләрне җитәкләгән.


Балалар мәйданчыгы

Балалар мәйданчыгын «Сабыйлар» балалар үзәге оештырачак. «Сабыйлар» – заманча татар телендәге 6 айдан алып 7 яшькә кадәр балаларны үстерү үзәге. Үзәктә автор методикаларыннан тыш Монтессори системасы һәм Железнованың Тукай теленә тәрҗемә ителгән «Әни белән музыка» программасы да кулланыла. Балаларны тарихи квест, викторина, бармак уеннары, кул һәм иҗат эшләре, «Кисекбаш» белән экскурсия, спорт ярышлары, интерактив әкият, җыр-биюләр, мавыктыргыч гимнастика, мастер-класслар көтә.


Тәмле почмак

Тәмле почмакта татар фастфуды «Түбәтәй», «Татар чәе», татар балы «Балдан», борынгы рецептлардан эшләнгән кулинар эшләнмәләр – талкан, казылык, чүпрәсез ипи һ.б. – булачак.


Остаханәләр

Барлык теләүчеләргә күп төрле остаханәләр тәкъдим ителә. Алар арасында «Милли» чәчәкләр студиясеннән флористика буенча, кына белән рәсем ясау (мехенди), каллиграфия буенча дәресләр бар.

Әлеге чараның оештыручылары – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан шәһәре Исполкомы ярдәме белән Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Иске шәһәр» префектурасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Акциянең партнерлары: «Собака.ру», «Теория» студиясе, «Калеб» иҗади төркеме, Татар шигъри слэм, «Ялкын» журналы, «Сабыйлар» үзәге һ.б.


Акция турында белешмә:

2013 елда бөек татар шагыйре Г.Тукайның вафат булуына 100 ел тулу уңаеннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан шәһәренең башкарма комитеты белән берлектә 12 апрель көнне «Тукайның 100 еллыгы» акция-флэшмобын уздырды. Акция театральләштерелгән тамаша һәм «Печән базарын» үз эченә алды. Узган 2014 елдагы «Печән Базары» Казандагы туристик сезонның ачылышы белән туры килде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Ялкын» журналы редакциясе белән берлектә «Уку паркы» проектын өстәде. Чарада катнашучыларга аерым дресс-код – XX гасыр башы шәһәр милли киеме билгеләнгән. Бу шул чорның атмосферасын тудыру өчен кирәк. Шул рәвешле,«Печән базары» һәм «Уку паркы» җитештерүчәнлек үсешенә, милли киемнең һәм Казанның истәлекле урыннарын популярлаштыруга ярдәм итә.

сылтама: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/46854-%E2%80%9Cpech%D3%99n-bazaryi%E2%80%9D-festivale-kazanlyilarnyi-k%D3%A9t%D3%99.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар