Логотип
Яңалыклар

Парклар һәм скверлар елы ничек уза?

ТРда Парклар һәм скверлар елында Казанда 29 парк һәм скверны төзекләндерү, җәмгысе 150 гектар мәйданда кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны рәткә китерү буенча эшләр гамәлгә ашырыла. Моның өчен республика бюджетыннан 310 млн сум бүлеп бирелгән. Аның 10 млны проектлау, калганы төзү-монтажлау эшләренә каралган. Башкала предприятиеләре, оешмаларыннан ял итү зоналарын төзекләндерүгә 300 млн сумнан артык акча җәлеп итү күздә тотылган иде, әмма иганәчеләр бүлеп биргән сумма инде шуннан артып киткән.
Бу хакта бүген Казан каласы җитәкчелегенең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.

«Дөресен генә әйткәндә, әлегә иганәчеләр бүлеп биргән төгәл сумманы билгеләү авыр. Моны программаны тормышка ашырып бетергәннән соң гына әйтеп булачак. Шулай да, бу сумма абсолют рәвештә төгәл булмаячак. Кайбер оешмаларның, мәсәлән, үзләренең төзелеш компанияләре бар һәм алар берьюлы берничә объектны рәткә китерә. Шуңа барысын да акча белән генә дә үлчәп бетерү мөмкин түгел. Аларның эш нәтиҗәләрен бәяләү дөресрәк булачак», – дип сөйләде ул үзенең чыгышында.

Игорь Куляжев әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында 130 парк һәм сквер исәпләнә. Аларның барысы да төзекләндерүгә мохтаҗ түгел. Әйтик, Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркын капиталь төзекләндерү былтыр төгәлләнде, «Стамбул» скверы моннан 2 ел элек кенә барлыкка килде һәм аны матурлау кирәкми.

«Төзекләндерү эшләре күптәннән кеше кулы тимәгән парклар һәм скверларга кагыла. Асфальт та, кече архитектур формалар да, вакыт узу белән, искерә. Паркларда, иң беренче чиратта, шулар яңартыла. Моннан тыш, әлеге ял урыннарына кешеләр күбрәк килсен өчен яңа детальләр өстәлә. Мисал өчен, Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы төзекләндерелгәннән соң, анда килүчеләрнең саны дистәләрчә мәртәбә артты. Башкаланың быел төзекләндереләчәк башка паркларында да шундый ук хәл күзәтелер дип ышанам», – диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.

Ул искәртеп узганча, ял мәйданчыкларының кешеләрне үзенә җәлеп итә торган яңалары да барлыкка килә. Әйтик, территориясе ягыннан зур булмаган Аксенов скверының хәзерге вакытта үз йөзе бар. Киләчәктә ул якын-тирә йортларда яшәүчеләрне генә түгел, ә якташыбыз язучы Василий Аксеновны искә алырга теләгән һәркемне үзенә тартып торачак. Химиклар паркының да үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Анда бөтен әйберне дә үзгәртеп бетереп булмый, чөнки парк территориясе элеккеге зират урынында урнашкан. Шуңа бу уңайдан шәһәр җитәкчелеге әлеге паркта ял итүчеләр белән дә, Казан епархиясе белән киңәшләшә.

Моннан тыш, һәр объектның төзекләндерү проектын тормышка ашыру буенча фикер алышуга иҗади төркемнәр, иҗтимагый, спорт һәм яшьләр оешмалары вәкилләре җәлеп ителә. Park.tatar интернет-порталында исә теләге булган һәр кеше теге яки бу территорияне яңартуга бәйле тәкъдим-киңәшләрен калдыра ала.

Хәзерге вакытта барлыгы 26 объектта төзекләндерү эшләре алып барыла. Аерым алганда, бу – башкаланың Дан скверы, Советлар мәйданы, Чишмәле урамындагы сквер, Аксенов скверы, Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы, Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы, Сәетгалиев урамындагы сквер, Урицкий исемендәге парк, Ямашев проспектындагы балалар паркы, «Стамбул» скверы, Крылья Советов паркы, Киров бакчасы, «Химиклар» мәдәният сарае янындагы сквер, Петров паркы, Химиклар урамындагы яшел зона, Даурия, Гвардия урамнарындагы скверлар, Меңьеллык паркы, «Рыбак» бакчасы, Аккош күле экопаркы, Вахитов, Яшьләр үзәге скверлары, Магистраль урамындагы сквер, Тинчурин скверы, Черек күл паркы, Аккош күле. Казан скверларын һәм паркларын төзекләндерү эшләренең беренче этабын сентябрь уртасына төгәлләү ниятләнә.

Игорь Куляжев әйтүенчә, Җиңү паркы, Тынычлык урамындагы һәм «Стамбул» скверларында рәткә китерү эшләре төгәлләнгән инде. Казанда көзен агачлар, куаклар утырту эшләре, нигездә, ТРда Парклар һәм скверлар елы кысаларында башкарылачак. ТР Президенты йөкләмәсе белән ял итү зоналарын һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү программасын тормышка ашыру алдагы елларда да дәвам иттереләчәк.

сылтама:http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/17/112532/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар