Логотип
Яңалыклар

Парижда Европа татарлары альянсының II корылтае башлана

16-18 октябрьдә Европа татарлары альянсы II корылтаен Парижда үткәрә. Анда 17 Европа иленнән 40лап милләттәшебез катнашыр дип көтелә.
Аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, ике корылтай арасында эшләнгән эшләргә исәп-хисап тыңланыр, киләчәккә планнар барланыр, оешма уставындагы үзгәрешләр расланыр, яңа җитәкчелек сайланыр дип ниятләнә. Шулай ук бөтеневропа Сабан туеның логотибы да тәгаенләнергә тиеш. Европадагы татарларның милли тәңгәллеге сакланышы проблемалары турында сүз булачак. Европада яшәүче милләттәшләребез, гомумән, телне саклау, көрәш белән шөгыльләнүне үстерү, Татарстан белән элемтәләрне ныгыту темаларына да фикер алышмакчылар.

Корылтай эшендә Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка мәртәбәле кунаклар, шул исәптән РФ дипломатлары һәм Европарламент вәкиләре катнашачагы билгеле.

Европа татарлары җыелышы кысаларында РФ һәм Франция рәссамнары эшләре күргәзмәсе, «Война непрощенных» фильмын төшерүчеләр белән очрашу үтәчәк һәм шул фильмны карау, Татарстан һәм Франция артистлары концерты планлаштырылган.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/16/114600/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар