Логотип
Яңалыклар

Озатабызмы?..

1 нче октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башланды. Ул быелның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Һәр елдагыча, бу юлы да комиссиягә 20 мең егет чакырылып, аның дүрт меңләбе армия сафларын тулыландырачак. Узган еллардагыча, быел да безнекеләрнең иң-иңнәре Мәскәүнең Президент һәм Преображение полкларында хезмәт итәчәкләр. Татарстан егетләре шулай ук Фәнни рота белән Спорт ротасы сафларын да тулыландырыга тиешләр. 15 егетебез исә ил алдындагы хәрби бурычын альтернатив юл белән үтәргә карар кылган.

Армиядә хезмәт итү вакыты, әүвәлгечә, 1 ел булып, солдатларның исәп-хисап карталарына ай саен 2000 сум акча күчерелә (ятимнәргә 3000 сум). Хезмәт итү урыннарына кузгалып китәр алдыннан, һәр солдатка кесә телефоны бирелә.

Егетләребезнең барысына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын!

 

Армиягә чакырылыш белән бәйле сорауларыгыз туса, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасының кайнар элемтә телефоны: 264-23-51 (сәгать 9.00–18.00 аралыгында эшли);

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының кайнар элемтә телефоны: 221-60-06;

Татарстан республикасы Хәрби комиссариатының тәүлек буе эшләүче кайнар элемтә номеры: 05216

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар