Логотип
Яңалыклар

Өйгә бәби кайтты...

«Сөембикә» журналы хезмәткәрләре Зәй районының Имәнлебаш һәм Аксар авылларында булып кайттылар. Ике авылның да мәдәният хезмәткәрләре килгән кунакларга, авылдашларына яңа туган бала белән бәйле гореф-гадәтләребезне күрсәттеләр: мәгънәле, матур исем кушу, бәби чәе үткәрү, бәбине коендыру, чәчен алу... Боларның барысы да бишек җырлары белән үрелеп барды.  Өлкән буын яңа туган сабыйны да, бәбидән яңа котылган яшь әнине дә кадерли, хөрмәтли белгән – үткәннәрдән бүгенге көннәргә килеп җиткән йолаларыбыз шул хакта сөйли. 

Ике авыл халкы да кул эшләренә һәвәслеге белән шаккатырды: мәдәният йортлары фойесында күргәзмәләр эшләде. Чигүчеләр ягы икән бу төбәк! Бу хакта журналыбызның алдагы саннарында сөйләрбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар