Логотип
Яңалыклар

Өметсез авыруларга ярдәм

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм сәламәтлек өлкәсендә дәүләт программасын гамәлгә ашыру Комиссиясе белән берлектә Балалар хосписында утырыш булып узды. Утырышта өметсез авыруларга соңгы көннәренәчә ярдәм итү, бөтен уңайлыклар тудыру, физик һәм рухи ярдәм күрсәтү мәсьәләсе күтәрелде.

Паллиатив ярдәм – ул медицина хезмәткәрләре өчен дә, закон чыгаручылар өчен дә яңа төшенчә. Бу тирәдә бәхәсләр әле дәвам итә. «2011 елга кадәр безнең илдә мондый ярдәм турында берәүнең дә ишеткәне булмады, – диде Комитет рәисе Светлана Захарова. – Бүген Татарстанда, Президентыбыз ярдәмендә, ракның соңгы стадиясендә булучы пациентларга һич югы соңгы көннәрен, мөмкин кадәр сызлануларсыз үткәрү өчен күп нәрсә эшләнде. Безнең хосписта мәрхәмәтле, яхшы белгечләр эшли».

Сөйләшүдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова,Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм күп кенә медицина белгечләре катнашты.

«Күп кенә регионнарда паллиатив ярдәмнең әле ни икәнен дә белмиләр», – диде Н.И. Пирогов исемендәге Россия Милли тикшеренү медицина университетының онкология, гематология һәм нурланыш терапиясе кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Елена Полевиченко. Ул Татарстанны әлеге проблеманы хәл итүдә лидер-регионнарның берсе дип атады.

Бүген паллиатив медицина ярдәмен республикада 57 медицина учреждениесе күрсәтә. Шуның унбере – хосусый нигездә эшли.

Мондый ярдәм Балалар республика клиник хастаханәсендә, Республика балалар йортында, Казан туберкулез хастаханәсендә, Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсендә, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә күрсәтелә. Хосписларның төп шигаре: «Кешене коткара алмау, бу әле аңа ярдәм итә алмыйбыз, дигән сүз түгел!».

Бүген Балалар хосписы дәүләти-хосусый партнерлык нигезендә эшли. Аның ишегендәге язуы гына ни тора: «Биредә шатлык яши!» Бүлмәләрдә бәләкәй пациантларга бөтен шартлар тудырылган. Биредә яшәүче балаларның 82 проценты «неврология» диагнозы белән булганга, тернәкләндерү чаралары да шул чирне дәвалауга юнәлтелгән. Кытай ысулы белән массажлар, су процедуралары... барысы да тормышларын хет бер айга, бер елга озайту өчен генә булса да дигән уйдан чыгып эшләнә.

Хосписта социаль педагог эшли. Балалар һәр көнне рәсем ясыйлар, музыкаль терапия узалар, концерт тыңлыйлар.

Өлкәннәр бүлеге берәр, икешәр, өчәр кешелек палаталардан гыйбарәт. Биредә пациентларның 99 проценты – онкологик авырулар.

Утырышта катнашучылар койкалар җитмәүгә басым ясадылар. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта кимендә 150-200 койка җитми.

«Шундый авыр көннәрдә кешеләргә ярдәм итү – безнең төп бурыч», – диде утырышта катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар