Логотип
Яңалыклар

«Огуречный» тыела

2016 елның 23 декабреннән Россиядә составында спирт булган төрле сыекчалар сатуга чикләүәр кертелде (сүз азык-төлек рәтендә булмаган товарлар хакында бара). Сәбәбе – яңа ел алдыннан гына Иркутскида «Боярышник» сыекчасы эчеп, йөзләгән кешенең агулануы, хәтта үлүе. Составында метил спирты булган әлеге сыеклык косметик чара итеп кына кулланылырга тиешле, әмма нәфесен тыя алмаучылар арасында ул бик популяр. Метил спиртының хәтәрлеге шунда – ул исе белән дә, төсе белән дә, тәме белән дә этил спиртыннан аерылмый. Сыеклык составында этилмы, метилмы булуын, бары тик лабораториядә генә ачыкларга мөмкин. Россиядә көнкүреш химиясе, косметик чаралар җитештергәндә метил спирты куллану гомумән тыелса да, намуссыз җитештерүчеләр еш кына этил урынына метил салу җаен карый. Чөнки метил спиртының үзкыйммәте бик арзан.

Менә хәзер төрле-мөрлене эчәргә яратучы сәрхуш ватандашларыбызны теләсә-нәрсә эчеп агуланудан саклау өчен, шешәдәге сыекчаның 25 процентын спирт тәшкил иткән «Огуречный», «Трояр», «Боярышник» ише косметик лосьоннар, авыз чайкый торган сыеклыклар, кулга сиптерә торган антисептик препаратлар сатудан алына. Хушбуйлар һәм тәрәзә юа торган сыеклыклар әлегә бу исемлектә түгел.

Россиянең Татарстан буенча кулланучылар күзәтчелеге органы бүгенгә 1531 объектны тикшереп, 1036 берәмлек товар сатудан алынган. 9 сәүдә ноктасында кеше сәламәтлегенә куркыныч яный торган шундый сыекча сатылуы ачыкланган.

Болар: Казанның Татарстан урамындагы 72 нче йортта урнашкан «Союз печать» ширкәтенең сату ноктасы (анда авыз чайкау өчен чыгарылган «Настойка дуба» препаратында этил спиртының күләме нормадан артык);
Казанның Оренбург тракты, 158 нче йортындагы «Атак» кибете («Огуречный», «Розовый» лосьоннары;
Казанның Х. Бигичев урамы, 30 нчы йортындагы «Аиша» кибете («Огуречный» лосьоны);
Казанның Четаева урамындагы 27 нче йортындагы «Продукты» кибете («Тройной люкс» лосьоны)
Казанның Родина урамы, 1 нче йорттагы «Магнит» гаилә гепермаркеты («Огуречный» һәм «Розовый» лосьоннары);
Актаныш районы Актаныш бистәсендәге Сәлахов Н.З. хосусый кибете («Хлебный» лосьоны);
Казанның Сыртланова урамындагы 1 нче йортында урнашкан Эйнуллаева Н.А. хосусый кибете («Целебная сила» лосьоны);
Казанның Ибраһимов урамындагы 9 нчы йортында урнашкан Федорова О.П.  хосусый кибете (антисептик раствор);
Казанның Адоратский урамындагы «Аметист» кибете («Огуречный», «Розовый», «Ромашковый» лосьоннары.)

 

Әгәр дә андый продукцияне сатып ятуларын күрсәгез, Россиянең Татарстан буенча кулланучылар күзәтчелеге органына мөрәҗәгать итә аласыз. Эш көннәрендә шалтырату өчен, телефоннары:2-36-94-11. Ял көннәрендә шалтырату өчен: 2-38-98-54

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар