Очып кына китәр идем Актанышка...

 «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Актанышта узган күчмә утырышы татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, шул якның күренекле шәхесләрен, авылларның тарихын һәм яшәешен өйрәнүгә - авыл туризмына багышланган иде. Искиткеч сәяхәт булды ул!

Район үзәгенең, авылларның төзеклеге, чисталыгы, чәчәкләргә, яшеллеккә күмелгән булуы бер сокландырса, халкының - ихласлыгы, кунакчыллыгы, тырышлыгы, җитәкчеләрнең - игътибарлылыгы, кече күңелле булуы, балаларның таланты шаккаттырды. «Җырлаем», «сөйләем», «бараем» дип көйләп сөйләшүләре, үзләреннән кечерәкләргә, якын күреп, «үскәнем», «апаем» дип эндәшүләре колакка җыр булып ишетелде. Һәр авылдан чыккан атаклы якташлары, авылдашлары белән горурланып, Актанышның йөзек кашы булган Әлфия апалары Афзалова кебек «үдебеднекеләр» дип мактанып алулары да шулкадәр килешә иде аларга!

Без, гадәттә, чит илләргә барын кайткач, күргәннәребезне авыз суларын корытып, шаккатып, могҗиза итеп сөйлибез. Актаныштан да шундыйрак халәттә кайттык. Такталачык, Уразай, Иске Кормаш, Байсар, Әлем, Тат. Суыксу, Теләкәй, Зөбәер, Әтәс...Без булган авыллар болары. Һәркайсы күңелгә җыр булып, картина булып кереп калды. Драматург Риза Ишморат, шагыйрь Гамил Афзал, трагик артист Мохтар Мутиннарны, Татарстан хөкүмәте җитәкчесе булган Шәйгәрдән Шәймәрдәновларны, легендар Мирсәет Ардуановларны биргән авыллар. Кормаш авылыннан гына да өч халык рәссамы чыккан. Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Әсгать Сәфәргалиннар! 

Тарантаслы атларга утырып авылларга барулар, су юлы күрсәтү, бал менү, алма бакчасында карга боткасын уздыру, исем кушу йолалары белән танышулар, «Кичке уен», сабантуй бәйрәмнәрен тамаша кылулар, Җамбай күлендә көймәдә йөзүләр, печәнчеләр белән уха ашаулар, дару үләннәре җыюлар, яланда калай мичтә пешкән тәбикмәк, ихата мичендә пешкән татар шәңгәсе, мунча себеркесе бәйләү, чәкчәк пешерү, корт ясау, сипарат аерту, май язу буенча мастер-класслар, Байсар базарын тамаша кылу, андагы Андрей купец йортлары, Сөн елгасында аяк чылату, Агыйделдә паромда йөзеп, «карабай»га биюләр (анысын да мастер-класста өйрәндек!), Актаныш басмаларыннан узулар... Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылы Әнәктә, Минтимер Шәрип улы туган йортта аның туганнары белән аралашулар...

 Болар һәркайсы иркенләп аерым язарлык матур истәлекләр.»Ак калфак»ның ерак-ераклардан килгән эшлекле ханымнары сокланып, әллә никадәр тәҗрибә, рухи байлык туплап китте Актаныштан. Туган җир, Актаныш турындагы җырлар исә сәфәребезнең аерылмас юлдашы булды. Гармуннарга кушылып, биредә откан җырларыбыз берсен берсенә ялгады:
«Очып кына китәр идем 
Актаныш якларына...»

яки 

«Ераклардан күрнеп тора
Актаныш басмалары...»

монысы тагын:

«Юанычым, таянычым,
Талчыгып кайтыр төшем...»

«Без тагын киләбез әле Актанышка!» «Очып кына китәр идем Актанышка!»... Алар шулай таралышты.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...