Логотип
Яңалыклар

Өч яшьлек балалары булганнар 5 мең сум күләмендә түләү ала башлый

Түләүләр «Ана капитылы»н алган йә алырга хокукы булган һәр гаиләгә бирелә. Гаризалар Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет һәм Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн рәвештә кабул ителә.

Түләүләр «Ана капитылы»н алган йә алырга хокукы булган һәр гаиләгә бирелә. Гаризалар Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет һәм Дәүләт хезмәтләре порталында  онлайн рәвештә кабул ителә. 
Россия Президенты указы нигезендә гаиләдә өч яше тулмаган балалар булса,  апрельдән июнь аена кадәр 3 ай буе 5 шәр мең сум күләмендә түләүләр бирелә. Ул «Ана капиталы» тотылган очракта да билгеләнә. Әлеге түләүләр сертификат хисабыннан түгел. Ул илдә короновирус белән бәйле вазгыять аркасында килеп туган хәлләргә бәйле федераль бюджеттан  бирелә. Бу түләүләр башка социаль ярдәм алу өчен керем саналганда исәпләнми. «Пенсия фонды  гаризаны 1 октябрьгә кадәр кабул итә»,  –  дип белдерде Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең  социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова. 
Ул гражданнарга гаризада кредит берләшмәсенең  исәп-хисап счетларын язганда үтә игътибарлы булырга киңәш итте. 
Әгәр бала, агымдагы елның  апрель аенда туа икән, алдагы ике ай өчен түләү билгеләнәчәк. Май аенда туганнарның да түләү алырга хокукы булачак. 
Гөлсинә Сабирава шулай ук, иртәгәдән «Ана капиталы» сертификаты алу өчен гариза язарга кирәк түгеллеген әйтте. Сертификат Пенсия фондында мәгълүмат булса, автомат рәвештә ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар