Логотип
Яңалыклар

​Нурлат кызы Алия Усманова – дөньяның иң яхшы утыз визажисты арасында!

Нурлат шәһәренең 3нче мәктәбен тәмамлаган Алия визажист һәм тырнак сервисы мастеры һөнәрләрен үзләштергән, креатив макияж буенча «Kosmetik Expo-2012» Идел буе чемпионатында катнашкан, «Алтын лилия-2014» VIII Идел буе чемпионатының җиңүчесе булган, архитектура-төзелеш университетында белем ала һәм шунда ук эшли дә.

Җәй башыннан бирле Алия боди-арт буенча XVIII Бөтендөнья фестиваленә әзерләнгән. Әле шушы көннәрдә генә ул Австриянең Перчах-ам-Вертер-Зе шәһәреннән зур тәэсирләр белән кайткан, анда дөньяның иң яхшы визажистларын данлаганнар. Алия иң яхшы утыз визажистның берсе булган.

сылтама:http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/27/111658/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар