Логотип
Яңалыклар

НТВ каналы өлкәннәр арасында кастинг үткәрә

НТВ каналы ялгыз калган өлкәннәр арасында кастинг үткәрә. Җиңүчеләр «Ты супер!» тапшыруында катнашачак.

НТВ каналы «Ты супер! +60» программасы өчен яңа кастинг игълан итә. Әлеге тапшыруны миллионлаган тамашачы яратып өлгергән иде инде. Бездә генә түгел, якын чит ил тамашачыларына да ошаган ул. «Ты супер!» күптән инде гадәти телевизион шоу кысаларыннан чыгып, зур социаль проектка әверелде. Телекомпания проектның бу яңа сезонын ачып төрле сәбәпләр аркасында якыннарын югалткан ялгыз пенсионерларга багышларга булган.

Проектта картлар йортында, махсуслашкан интернатларда яисә социаль яклау органнары күзәтчелегендә яшәүче үзенчәлекле вокалга ия талантлы кешеләр катнаша ала.

Катнашучылар читтән торып уздырылган кастинг ярдәмендә сайлап алына. Алга таба конкурс Мәскәүдә уза. Катнашучыларның юл, яшәү һәм туклану чыгымнарын тулысынча НТВ каналы күтәрә. Проект барышында психолог һәм медицина хезмәткәрләре дә эшләячәк.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 2019 елның 25 декабренә кадәр бирергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат www.ntv.ru сайтында.

Теги: кастинг

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар