Логотип
Яңалыклар

«Нәүрүз» фестивалендә «Зөләйха күзләрен ача» күрсәтеләчәк

Төрки халыкларның Халыкара «Нәүрүз» театр фестиваленең быелгысы – ундүртенчесе. 1 июнь көнне башланып, 8 июньгә кадәр барачак фестивальнең монысы Башкортстанга багышлаган. Алар берьюлы алты театрларын тәкъдим итәчәк. Кызыксынган булсагыз, фестиваль һәр елны берәр илгә багышлап уздырыла. Быел тагын шунысы да үзенчәлекле: 2019 ел Россиядә театр елы дип игълан ителде.
 

Фестивальгә үзебезнең Камал, Кариев, Тинчурин, Әлмәт, Минзәлә театрлары да әзерләнә. Камаллар «Тормышмы бу?» спектаклен күрсәтәчәк.
 

Башкортстанның Гафуров театры Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен алып килә. Үзләрендә күрсәткәндә аңа билетларны ике ай алып бетергән булганнар. Бездә аны 2 июнь көнне күрсәтәчәкләр. Камал театрының баш режисеры Фәрит Бикчәнтәев аны иң кызыклы спектакльләрнең берсе дип атады.
 

Тагын бер кызыклы вакыйга – Румыниядән Nottara Theater Ж.-Б. Мольер һәм М. Булгаков әсәрләренә нигезләнеп куелган «Moliere» спектаклен күрсәтәчәк. Таҗикстаннан да кунаклар булачак, гәрчә төрки театр булмасалар да.

 

Быел «Нәүрүз» тарихында беренче тапкыр шоукейс та көтелә – спектакльләрне карау өчен Франция, Германия, Норвегия, Венгрия, Иран, Төркия, Грузиядән продюсерлар чакырылачак. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да билгеләп үтте аны, Камал театрының директоры Илфир Якупов белән Фәрит Бикчәнтәев тә әйтте: бүгенге көндә төрки спектакльләрне бәяләрлек белгечләр юклыгы – иң беренче торган проблемаларның берсе. Шоукейс әнә шул проблеманы да хәл итәргә булышырга тиеш.

«Нәүрүз» җиде театраль мәйданда узачак: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече заллары (монда балалар өчен спектакльләр күрсәтеләчәк), Тинчурин, Кариев һәм Яшь тамашачы театрлары. Болардан тыш, елдагыча, кайбер спектакльләрне ачык һавада – Кабан күле буенда бушка да карап булачак.

Афишалар әзер, билетларны барлый башласагыз да була.

 

Тагын бер яңалык: 10–16 июньдә «Нәүрүз»гә ияреп, Халыкара «Нәүрүз school» фестивале узачак. Монысында студентлар куйган диплом спектакльләрен тамаша кылырга мөмкин булачак.

 

Роман Шумнов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар