Логотип
Яңалыклар

​Нотр-Дам де Пари янды

2019 елның 15 апрелендә Парижда Нотр-Дам де Пари (Собор Парижской Богоматери) янды.  

Янгын урынында 400 артык янгын сүндерүче эшләгән.  

Янгынга кадәр собор капиталь ремонтта булган, шуңа да ул агач такталар белән уратып алынган. Ут түбәләргә урныштырылган шул агач такталар тирәсеннән чыккан, диелә күп чыганакларда.  

Янгында соборның бөтен түбәсе, манара очы, сәгать зыян күргән. Анда саклана торган Иисус Христосның чәнечкеле таҗына берни дә булмаган.  

Янгын белән көрәш 12 сәгать дәвам иткән, бөтенләй сишәмбе иртәнгә генә туктатканнар.  

Чиркәүдә Франция президенты Эмманюэль Макрон булып киткән. Ул анда соборның торгызылачагы турында хәбәр иткән. Франциядә бу эшкә акчалата ярдәм итәргә  теләүчеләр шактый икәнлеге ачыкланган инде. Мәсәлән, бер миллиардер 100 млн евро күчерәчәге турында әйткән.  

 

Нотр-Дам де Пари – Париж каласының өч символының берсе. Ул 1163-1345 елларда готика стилендә төзелгән архитектура мирасы. Католикларның гыйбадәтханәсе.  

 

Раил Садри:  

 

Нотр-Дам де Пари гыйбадәтханәсендә мин 2009 елда Марсель Галиев, Ләбиб Лерон белән булган идем. Анда бик озак медитация кылып утырдым. Шундый зур-зур храмнарда озаклап вакыт уздыра торган гадәтем бар. 

Әлбәттә, гыйбадәтханәнең януы бик аяныч. Бу сәясәтчеләрнең хакимият бүлешүе генә түгел. Мин бит һәр нәрсәдә билге күрәм. Моны Европа өчен начар билге дип саныйм. Бу кисәтү. Европа үзгәрешләр алдында тора, һәм ул үзгәрешләр безгә дә кагылачак.  

Менә бездә бөтен нәрсә яңа. Парижда исә һәрбер йорт диярлек безнең Кремль яшендә. Әлбәттә, Нотр-Дам де Парины торгызып була. Ләкин бу вакыгйны онытып булмаячак, чөнки аның метафизик мәгънәсе бар. Европа хәзер элекке булмаячак инде. Яңа Европа туарга тора.  

 

Максим Галкинның инстаграм битендәге фикере:  

«Кичә төнлә үк таныш французларым белән шалтыратышып сөйләштек, языштык. Алар Америка халкының игезәк башнялары белән булган вакыйгадан соңгы халәтенә охшашлы шок хәлендә. Әлбәттә, бу 11 сентябрьдәге кешеләр фаҗигасе белән чагыштыра торган вакыйга түгел. Бу милли символның җимерелү ихтималыннан туган шок һәм курку. Нотр-Дам де Пари – Франциянең Триумф аркасы һәм Эйфель манарасы кебек бер рәттә торган символы ул. Шул ук вакытта ул дөньякүләм мәдәниятенең дә бер өлеше. Россиядә дә битарафлар юк.  Һәркем анда булган фотосын куя, янәсе, мин «мәет белән шәхсән таныш идем». Әмма собор исән: диварлары исән, храм меңнәрчә француз йөрәгендә исән килеш сакланып калды. Алар кичә Париж урамнарында догалар укыды, псалом җырлады. Йөзләрчә янгын сүндерүчеләр тере кеше өчен көрәшкән кебек янгын белән көрәште. Сүз дә юк, бу мәдәни фаҗига. Әлеге сынау милләтне берләштерсен иде, һәм Нотр-Дамны реставрацияләү иманның тантана итүе һәм Европада гуманистик кыйммәтләрнең яңарышы булсын иде!  

фото: http://vesti.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар