​Әнкарадә «Җырлы-биюле Татарстан» концерты була

Бүген Төркия башкаласы Әнкараның иң зур тамашалар залында Татарстан сәнгать әһелләренең зур концерты булачак. «Җырлы-биюле Татарстан» дип аталган тамаша Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Төркиягә рәсми сәфәре кысаларында оештырыла. Концерт программасы эчтәлеген Татарстан дәүләт симфоник оркестры, «Казан» бию ансамбле, Татарстан дәүләт фольклор ансамбле кебек халкыбызның йөзек кашы булган коллективларның, танылган җырчылар Ригина Вәлиева, Гөлнора Рәхимова, Филүс Каһиров, Эльмира Кәримуллина, Марсель Вәгыйзов, Рузил Гатин, Айгөл Хәйри кебек аерым башкаручыларның чыгышларыннан гыйбарәт. Күренекле музыкант, аккордеонда уйнау остасы Алмаз Әхмәтҗанов, Россиянең «1нче канал»ындагы «Голос. Дети» телепроектында зур уңышка ирешкән 14 яшьлек Сәидә Мөхәммәтҗанова, төрки халыкларның «Türkvizyon – 2014» җыр бәйгесендә икенче урын алган Айдар Сөләйманов та - төрек халкына татар сәнгатен танытучылар арасында.

Җыеп кына әйткәндә, 140 сәнгать әһеле сәхнә алачак «Җырлы-биюле Татарстан» концертын,  Төркия дәүләт һәм Әнкара шәһәре хакимияте җитәкчеләре белән бергә, барлыгы 3 мең кеше тамаша кылар дип көтелә. Чараны күрергә Эскишәһир, Кютахия, Измир кебек калаларда яшәүче милләттәшләребезнең дә җыелышып киләчәкләре билгеле.

Концерт программасы кысаларында фотосурәт һәм кул эшләре сәнгате күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/04/29/108929/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7459
    1
    96
  • 8240
    2
    55
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9264
    1
    51
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 28 сентябрь 2020 - 05:31
    Без имени
    Дэвамы ачылмый.
    «Китмә!»
  • 28 сентябрь 2020 - 05:49
    Без имени
    Бик тә авыр тормышта яшисез.Мин үзем дә шундыйрак хәлдә яшим. Чит гаиләдә баласы гына юк, дип беләм... Ә бәлки бардыр ... Чөнки беркайчан да, акча алып кайтып бирмәде. Иртә таңнан чыгып китә , төнлә генә кайтып, артын куеп ята... Ник яшәдем микән? Башта әнине утка саласы килмәде. Балалар кечкенә иде. Шулай, мин дә көне-төне еладым, яшиселәр килми иде... Һаман шулай этле-мәчеле яшәп ятабыз.... Төзәлә торган яра түгел... Бик үкенәм, яшьтән аерылышмаганга....
    Гаилә җимерүче
  • 28 сентябрь 2020 - 07:59
    Без имени
    Нинди мэхэббэткэ ышаныч югалган монда? Ул булмаган. Гомер буе йоргэн ир, белмэмешкэ салынган хатын.
    Гаилә җимерүче
  • 28 сентябрь 2020 - 08:29
    Без имени
    Бу очракта, хатын кызга тормыш иту авыр булган, укенеч шуннан гына кебек. Хыянэт бит ул, бер булган икэн, гел кабатланып торачак. Андый очракта изелеп яшэудэн мэгьнэ юк. Ышаныч беткэч тэ яшэу бик авыр, ике арада шул маржа тора кебек. Ирнен эйткэн бер сузенэ дэ ышанып булмый. Димэк аралашудан мэгьнэ юк.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 28 сентябрь 2020 - 08:29
    Без имени
    Гаилэгез таркалмаган очракта да, жае килгэн саен искэртеп, эйтеп торачак, лишние переживаниялэр сина кирэкме, уз башына, э ирдэ сина эйтелмэгэн ничэ секрет, уйлар кара эле?
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...