Логотип
Яңалыклар

«Әнием янында» бәйгесенең җиңүчеләре

«Сөембикә» журналы сайтында ноябрь ае буе барган «Әнием янында» бәйгесе тәмам. Бәйгегә бик күп фотолар килде, катнашучыларның барысына да бик зур рәхмәт. Барыгызның да җиңүче булуын теләсәк тә, бүләгебез өчәү генә, шуңа да, үзара киңәшләшеп, өч урын билгеләргә булдык.

 

Беренче урынга Лилия Әскарова җибәргән фото лаек булды. Моннан бер ел элек олы хәсрәт кичергән – 38 яшьлек кызын гүргә салган, шуннан бирле гел боек йөргән әниләренең аз гына булса да күңелен күтәрергә теләгән иде ул. Алар өчен тавышны Россиянең кайсы шәһәрләреннән генә бирмәгәннәр: Ижау, Пермь, Чита, хәтта Сахалиндагы туганнары да читтә калмаган. «Авылы-авылы, мәктәбе-мәктәбе белән кереп, безнең өчен тавыш бирделәр, аларның барысына да бик зур рәхмәт. Шушы көннәрдә генә сеңлебезнең вафатына бер ел тула. Бу ак шәл әниебезнең күңелен дә бераз җылытып, аңа юаныч булса иде», – ди Лилия ханым.


 

 


















Икенче урында – Миләүшә Гыйльметдинова җибәргән фото. Әниләре Нурания ханымга дигән бүләкне редакциядән кызлары Нурисә килеп алды. Ул бүлмәбезгә килеп керүгә, йөзе бик таныш тоелган иде, юкка булмаган икән. Әниләре Нурания Гыйльметдинова 1994 елда «Сөембикә» журналы уздырган «Киленбикә» конкурсында катнашып, җиңү яулаган иде, Нурисәне дә әнисенә охшатып танып алганбыз икән. Үзебездә бер чыккан кешеләр шулай озак еллар онытылмый хәтердә саклана.

Өченче урын– барысы бергә бертөсле алъяпкычлар ябып төшкән Алсу Хаҗиева гаиләсенә тәгаенләнде. Аларга бүләккә дигән фен әлегә үзен килеп алганнарын көтә.

Җиңүчеләребезне котлыйбыз. Башка катнашучыларыбыз да, бүләк булмады, дип уфтанмасын. Сайтыбызда конкурслар гел үткәрелеп тора, керегез, катнашыгыз, җиңегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар