Логотип
Яңалыклар

Ничек Татарстанның үзмәшгуль гражданины булырга?

Яңа налог режимына күчәр өчен физик зат яки шәхси эшмәкәр ниләр эшләргә тиеш:

Яңа налог режимына күчәр өчен физик зат яки шәхси эшмәкәр ниләр эшләргә тиеш:

  • Шундый төр эшмәкәрлек эшчәнлеген сайла: ул эш төре үзмәшгульләргә шөгыльләнү тыелган исемлеккә кермәсен.
  • Татарстан территориясендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, яки Мәскәүдә эшләргә.
  • Смартфонга «Мой налог» кушымтасын кертергә, аны GooglePlay яки App Store дан яздырырга.
  • «Мой налог» кушымтасында ИНН уникаль номеры белән регистрация узарга.
  • ЛК (физик зат-налог түләүченең шәхси кабинеты) паролен кертергә. 15 минуттан әзер була. Әгәр бу пароль булмаса, үзмәшгуль аны ала алмаса яки алырга теләмәсә, регистрация «селфи» аша һәм паспорт фотокүчермәсе белән дә үтә ала.
  • Регистрациянең башка юлы – аккредитацияләнгән банк оешмалары аша. Мәсәлән, Сбербанк үзмәшгуль гражданнар белән актив эшли, хезмәт күрсәтүнең аерым тарифларын тәкъдим итә, счетлар ачканда физик затлар һәм ИП (шәхси эшмәкәрләр)  өчен регистрация уздыра.


  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар