Муса Җәлил премиясе ияләре ачыкланды

Муса Җәлил премиясе ияләре ачыкланды. Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе ияләре ачыкланды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә иң күп баллны шагыйрь Рәмис Әймәт җыйды.

Җиңүчеләр арасында Башкортстан вәкиле дә бар.

Узган атнада Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең 2017 елдагы ияләрен ачыклау буенча беренче утырыш үткән иде. Анда тавыш бирү нәтиҗәсендә икенче этапка унбер кандидат чыгарылды. Шулардан дүртесе хәлиткеч тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүче дип игълан ителде. Алар: шагыйрь Рәмис Әймәт,  К.Тинчурин исемендәге театр артистлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова, «Иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы һәм Башкортстаннан Марат Шәрипов.

Билгеле булганча, әлеге премия ике елга бер бирелә. 2015 елда аңа «Идел» яшьләр үзәге, Луиза Янсуар белән Рөстәм Галиуллин, Эльмир Низамов һәм Александра Буховец ия булган иде. Премиянең күләме – 200 мең сум.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    7404
    2
    51
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    8168
    0
    38
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4295
    0
    34
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2235
    0
    32
  • Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 
    2909
    1
    31
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда