Логотип
Яңалыклар

Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы китап фестиваленә Татарстан нәшрияты да бара

3-6 июньдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында «Красная площадь» китап фестивале уздырыла.
Быел ул Рус теле көненә һәм Пушкинның тууына 217 ел тулуга багышлана. Фестивальдә Россиянең 400ләп китап нәшрияты катнаша. Алар арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербургның эре компанияләре белән беррәттән, 80 региональ нәшрият та бар. Татарстан китап нәшрияты стендында татар, рус, инглиз телләрендә чыккан 300дән артык китап тәкъдим ителәчәк. Алар арасында матур әдәбият әсәрләре дә, балалар әдәбияты да, уку ярдәмлекләре, сүзлекләр, бүләк һәм сувенир басмалар, альбомнар да бар. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап, Татарстан китап нәшрияты "Муса Җәлил. Мәңгегә хәтердә" дигән чара әзерли. Шагыйрьнең ике телдә дөнья күргән "Моабит дәфтәрләре" китабын тәкъдим итү кичәсендә Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлилова да катнашачак, дип “Татар-информ”га хәбәр итте әлеге нәшриятның баш мөхәррире урынбасары Венера Аббәсова.

Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, фестивальнең программасы күзгә күренеп баеган – катнашучылар да, китаплар да, вакыйгалар да күбрәк булыр дип көтелә. Шушы дүрт көндә илнең төп мәйданы Россиянең бөтен язучыларын, нәшриятларын һәм укучыларын берләштерәчәк.

Китап фестивале кунакларының күңеленә хуш килердәй, теләсә нинди зәвыкны канәгатьләндерердәй китаплар булачак: антиквар, бүләк китаплардан алып, киң катлау укучылар өчен чыгарылганнарына, электрон китапларга кадәр алырга мөмкин. Кызыл мәйданның һәркем өчен ачык. Анда китапларны 25 процент ташлама белән сатып алырга мөмкин, чөнки нәшриятлар фестивальдә бушлай катнаша.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар