Логотип
Яңалыклар

Мәскәүдә «Сөембикә»не яраталар

«Мәскәү татар Штабы» һәр яртыеллыкта татарча газета-журналларга язылу оештыра. Быел Мәскәүдә «Татар Штабы» тырышлыгы белән 100дән артык татар гаиләсе «Халык минем» газетасын укый. «Татар Штабы» инициативасы белән татар мәктәбе укучылары, татар мәдәни үзәге һәм «Татар Штабы» кунаклары татарча матбугат белән танышып бара. 
 
«Татар Штабы» һәрдаим «Халкым минем», «Шәһри Казан», «Безнең гәҗит» газеталарына, «Идел», «Ялкын», «Сөембикә», «Безнең мирас» журналларына языла. Шул рәвешле, Мәскәүдәге татар оешмасы милли матбугатны тарату, үстерү эшенә өлеш кертергә тырыша. 
 
«Татар Штабы» координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, яшьләрне татар матбугатына җәлеп итү эшен ныклап алып барырга һәм бу эшне басма белән таныштырудан башларга кирәк. 

 «Безнең чараларга килүче яшьләр татар матбугаты белән даими танышып бара. Иң мөһиме -– алар битараф түгел. Шулай ук чаралар вакытында газета-журналларны күпләп таратырга, бүләк итәргә тырышабыз. Без татар милли матбугатына язылу кампаниясендә дә теләп катнашабыз. Әгәр яңа буын бу эштә битарафлык күрсәтсә, милли матбугатның киләчәге өметле түгел», – дип белдерде Гөлнара Яруллина. 

Татар Штабы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар