Мәскәүдә мәшһүр Туфан ага Миңнуллинны искә алу кичәсе була

Мәскәүдә күренекле татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе уздырылачак. 24 августта сәгать кичке 6да башланачак мәдәни чара Асадуллаев йортында була.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә оештырылган әлеге чара 2012 елда арабыздан киткән Туфан ага Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Г.Камал театры Т.Миңнуллин пьесалары буенча озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми уйналган егермедән артык спектакль сәхнәләштерде:“Әлдермештән Әлмәндәр”, “Җанкисәккәем”, “Гөргөри кияүләре”, “Мулла” һ.б.
Мәскәүлеләр 24 августта “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Хушыгыз”, “Мулла”, “Гөргөри кияүләре”, “Диләфрүз-Remake” кебек танылган спектакльләрдән өзекләр карау бәхетенә ирешәчәкләр.
Туфан Миңнуллин белән күп еллык дуслыклары һәм иҗади эшчәнлекләре турында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һәм драматургның кызы Әлфия Юнысова үзләренең хатирәләре белән уртаклашачак.
Кичәдә, шулай ук, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Хәлим Җәләлов, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов, Камалның яшь артистлары Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин катнашачак. Алар башкаруында бөек Туфан Миңнуллинның истәлегенә багышланган шигырьләр, җырлар яңгыраячак, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте.
25 августта Туфан Миңнуллинга багышланган мәдәни чаралар драматургның туган ягында - Татарстанның Кама Тамагы районында дәвам итәчәк. Камал театры иҗатчының туган авылында ачык һавада “Мулла” спектаклен тәкъдим итәргә җыена.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/05/112083/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.