Логотип
Яңалыклар

Мәскәүдә коронавирустан язучы Анатолий Трушкин вафат булган

Кичә Мәскәү шәһәренең бер хастаханәсендә коронавирус чиреннән танылган сатирик язучы Анатолий Трошкин вафат булган.


Кичә Мәскәү шәһәренең бер хастаханәсендә танылган сатирик язучы Анатолий Трошкин вафат булган. 78 яшьлек язучыны әле 9 май көнне үк хастаханәгә китергәннәр. Ул югары температурадан һәм сулыш алуның кыенлыгыннан зарланган. Анализлар язучының коронавирус йоктыруын раслаган. Соңрак аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар, әмма башка хроник чирләре дә булган сатирикны табиблар коткарып кала алмаганнар.
Анатолий Трушкин 1941 елны Чиләбе шәһәрендә туган. Тамашачы аның Михаил Евдокимов, Ефим Шифрин, Владимир Винокур һәм башка юмористлар башкаруындагы сатира язмаларын яратып тыңлый иде. Ул Россиянең юмористлар союзы әгъзасы, «Золотой теленок», «Литературная  Газета» премия лауреаты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар