Логотип
Яңалыклар

Мәскәүдә Хәния Фәрхи истәлегенә концерт була

4 ноябрьдә Мәскәүнең “Космос” Зур концерт залында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә “Истә калсын” дип исемләнгән концерт була. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге хәбәр итә.

 

Мәскәүдә концерт кую вакыты җырчы исән чагында ук билгеләнгән булган. Шуңа да оештыручылар әлеге чараны Хәния Фәрхи истәлеге итеп уздырырга карар кылган.

“Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Онытылыр димә”, “Әлдермешкә кайтам әле” һәм башка популяр җырларын аның иҗатташ дуслары: Ренат ИбраҺимов, Рәсим Низамов, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка танылган артистлар башкарачак.

Концерт программасында җырчының кызы Алия Гәрәева һәм “Бәйрәм” ансамбле катнашачак.
 

Бәйрәм чарасын Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин алып барачак.

Искәртеп үтик, Хәния Фәрхигә популярлык узган гасырның 90нчы елларында килә. Нәкъ менә Мәскәү өлкә филармониясенә концертлар алып баручы булып урнашкач, “Бәйрәм” ансамблендә эстрада җырчысы буларак карьерасы үсә башлый.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/22/150825/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар