Логотип
Яңалыклар

Мәскәүдә гипермаркетлар ачылган

1 июньнән Мәскәүдә тыюларны йомшартуның икенче этабы башланды. Бүгеннән башкалада кайбер сәүдә һәм хезмәт  күрсәтү үзәкләре ачыла.

1 июньнән Мәскәүдә тыюларны йомшартуның икенче этабы башланды.
Бүгеннән башкалада кайбер сәүдә һәм хезмәт  күрсәтү үзәкләре ачыла. Болар: автосалоннар, гипермаркетлар, химчистка, кер юдыру үзәкләре, аяк кием, кием-салым ремонты, металлопрокат, сәгать һәм ювелир остаханәләре...
Әмма маска һәм перчатка режимы көчәйтелә. Масканы урамда йөргәндә, транспортта, кибетләрдә, коллективта эшләгәндә салырга ярамый (бүлмәдә үзең генә утырып эшләсәң, маска һәм перчатканы салырга була). Перчатканы исә урамда йөргәндә салырга да мөмкин. Әйтик, метродан чыгып, эшкә кадәр җәяү барган вакытта. Әмма кибетләргә, транспортка һәм башка җәмәгать урыннарына кергәндә перчатка да, маска да булырга тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар