Логотип
Яңалыклар

Мәшһүр актер Айдар Хафизов вафат

Быел бөекләрне югалту елы. Кичә генә Россиянең һәм совет чорының танылган актеры Айдар Хафизов вафат булды. Һәм менә бүген...

 

 

Кызганыч, быел  шәхесләрне югалту елы булды. Кичә генә Россиянең һәм совет чорының танылган актеры Валентин Гафт вафат булды. Һәм менә бүген...

 

"Бүген иртән якыныбызны югалттык. Моңа ышану авыр", –  дип язды социаль челтәрләрдә Айсылу Хафиз. 

Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә бик күп үлмәс образлар тудырган Айдар Хафизов вафат.

 

Хушлашу иртәгә Камал театры каршында 12:00 сәгатьтә узачак. 

 

Мәрхүмне туган ягына – Питрәч районы Күн авылында җирләячәкләр.

Якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар