Логотип
Яңалыклар

​Мөселман кинофестивале: Татарстан режиссерлары да бүләксез калмады

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасында Татарстан режиссерларының исемнәре дә еш аталды.

Илшат Рәхимбайның «Күз алдыңа китер» фильмы Татарстан Республикасы Президентының «Гуманизм өчен» дип аталган махсус призына лаек булды. Русиянең кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре Гильдиясе бүләге – «Хәлимә» фильмына (режиссеры – Юлия Захарова); Казан шәһәре мэры бүләге – «Тапшырылмаган хатлар»га (режиссеры – Рөстәм Рәшитов) тапшырылды. Иң яхшы милли документаль картина булып, Нәҗибә Ихсанова турындагы «Нәҗибә» фильмы табылды (режиссеры – Алмаз Нургалиев). Ә «Диагноз» фильмы (режиссеры – Валерия Гиренко) балалар өчен төшерелгән иң яхшы милли фильм дип аталды. «Кыска метражлы милли фильм» номинациясендә Оксана Синчугова төшергән «Юлдан язган ул» фильмы җиңү яулады. Ә иң яхшы милли фильм дип Сергей Киатровның «Мирас угы» мультфильмы аталды.

Исегезгә төшерәбез: быел мөселман кинофестивалендә беренче тапкыр «Милли конкурс» дигән номинация булдырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар