Логотип
Яңалыклар

​Мөселман гаиләләре өчен психологлар әзерләнә

Намаз укучы кеше Аллаһыга тәвәккәл кылып гомер итә, дибез. Аның калебе һәрчак тыныч, ягъни ул психоэмоциональ, биоэнергетик баланста яши. Шулай да, Татарстан Диния нәзарәте «Мөселман гаилә психологларын әзерләү программасы» темасын күтәрә.
21 гыйнварда сәгать көндезге 2дә Казанның Гаилә мәчетендә «Мөселман гаилә психологларын әзерләү программасы» темасына түгәрәк өстәл оештырыла. Әлеге җыелышта мәчет каршындагы мөгаллимнәргә каралган мәгърифәти проект буенча фикер алышу планлаштырыла, ди проект авторлары.

Түгәрәк өстәлнең максаты – мөселман кыйммәтләрен күздә тотып гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә алучы психолог-консультантлар булдыру.

Чарада Россия ислам институты мөгаллимнәре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, Казан имамнары, мәчетләр каршында белем бирүче мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә.

Проектны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан федераль университеты тарафыннан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләүче Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәк гамәлгә ашыра.

Җыелышта экспертлар мөселман гаилә психологларының тормыш юлдашын сайлау, гаиләдә уңай мөнәсәбәтләр булдыру, гаиләне саклау кебек мөһим темаларда нинди ярдәм кертә алуы турында фикер алышачак.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, гаилә – дин, аң, милек, тән һәм нәселне саклау гаранты, шулай ук Аллаһ каршында зур савап алу чыганагы, шуңа күрә гаилә кыйммәтләрен саклау кирәкле эш.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар