Логотип
Яңалыклар

«Моңа кадәр тик бер тапкыр яраттыммы?»

Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 19-20 октябрьдә «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Бу уңайдан журналистлар белән матбугат очрашуы узды.


Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 19-20 октябрьдә «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Бу уңайдан журналистлар белән матбугат очрашуы узды.


Моннан 400 ел элек язылган трагедия – бөек Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» спектаклен Кариев сәхнәсендә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссеры Илсур Казакбаев куя. Тамашачылар аны театрда уңышлы куелып килүче «Озын-озак балачак» спектакле аша белә. 
«Зур сәхнәдә Шекспир белән эшләвем беренче тапкыр. Классиклар белән эшләү иҗади планканы күтәрә. Әлеге спектакльне замандаш спекталь итеп чыгарасы килгән иде, ничегрәк килеп чыгар. Әлегә кызу репетицияләр бара», – диде режиссер.


Ромеоны театрның әйдәп баручы актеры Булат Гатауллин уйный. Илсур Казакбаев аны төп рольгә сайлап алуын Булатның сәхнәдә фикерли белүе белән аңлатты. Булат үзе  Ромеоның иң авыр рольләренең берсе булуын әйтте. «Бу – артист тормышында яңа баскыч», – дип белдерде. 


Спектакльнең музыкаль бизәлеше өчен танылган CAUGA төркеме һәм Уфадан композитор Магуля Мезинова җаваплы. CAUGA төркеме спектакльдә уйнап кына калмый, катнаша да. 


Спектакльнең яшь чикләве 16+, әмма театр җитәкчелеге бу сәхнә әсәре гаилә белән килеп карау өчен дә, дип белдерде. Шекспир, гасырлар үтсә дә, нигә актуальлеген югалтмый, аның әсәрләренә нигә битараф кала алмыйбыз. Әлеге сорауларга җавап табар өчен спектакльне карау кирәктер. Ә актерлар уены, куелыш тамашачыларга эстетик ләззәт бүләк итәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар