Логотип
Яңалыклар

Мәктәп укучыларын – заводларга



Быел Татарстанда  Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Билгеле булганча,  22-27 августа Казанда һөнәри осталык  буенча  WorldSkills бөтендөнья  чемпионаты уза.  «Моннан тыш, эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан ел дәвамында төрле проектлар гамәлгә ашырылачак. Быел аларны финанслау, өч тапкырга артып, 6,25 млн. сумга җитте», – дип хәбәр итте  бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова.  

Мәктәп укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итәчәк  «Сәнәгать туризмы» дип аталган проект территориясе аша тимер юл узган райондагы балаларга юнәлтелгән.  Ул «Содружество» пассажир компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла.  Казан, Буа, Яшел Үзән, Биектау, Арча, Саба, Кукмара, Балтач, Кайбыч, Әтнә  мәктәп укучыларын бушлай  тимер юл транспортында  завод-предприятиеләргә экскурсиягә алып барачаклар.  Соңгы елларда республикада 32 районда  һөнәр сайларга ярдәм итәчәк 88 проект тормышка ашырылган. Нәтиҗәсе дә бар:  2009 елдан башлап дәүләт  вузларында техник белгечлек буенча кабул итү өчтән бер өлешкә арткан. 

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль  яклау министрлыгы башка ведомстволар белән берлектә алдагы 7 елда республикага кирәк булачак һөнәрләрне барлаган. Киләчәктә 85 мең белгечлек таләп ителә. Аларның 77 % ы эшче һөнәрләренә туры  килә. 



Матбугат очрашуында катнашкан  WorldSkills Kazan проекты башлыгы  Эмиль Гобәйдуллин белдерүенчә,  22-27 августта Казанда үтәчәк чемпионатта катнашу өчен рекордлы санда гариза килгән.  Бүгенге көндә исемлектә  – 67  ил.  Бәйгедә барлыгы 57 компетенция буенча көч сынашачаклар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар