Логотип
Яңалыклар

Мөхәммәтшин икедән соң сайлауга килү шәһәр халкы хисабына артуын фаразлый

ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, сайлау кампаниясен иртәнге җидедә башлау үзен аклый.

ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, сайлау кампаниясен иртәнге җидедә башлау үзен аклый.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлауга килү күрсәткече 14.00 сәгатьтән соң шәһәр халкы хисабына артырга тиеш. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.

Аның фикеренчә, сайлау кампаниясен 7 дә башлау үзен аклый. Авыл халкы шул инициатива белән чыкканын искәртте.

“Авыл җирендә, бакчаларда эшләү өчен искиткеч кояшлы көн. Әлегә көннең беренче яртысында авыл халкы күбрәк тавыш биргән. Бу аңлашыла да. Шәһәрләрдә традицион рәвештә соңрак. Хәер, Чаллыда төшкә үк тавыш бирүчеләр саны 30 проценттан арткан иде, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясе закон кысаларында барганын әйтте. Парламент рәисе сәяси партияләрдән күзәтүчеләр күп булганын билгеләп узды. Ул күзәтүчеләр вазифасы сайланган парламентка күбрәк легитимлык бирәчәк, диде.

 

 

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар