Мисырдан кайткан барлык туристлар да үз багажларын алганчы эшләячәкбез - Васыйл Шәйхразиев

Әйтергә кирәк, туристлар, очышларны туктату һәм шуңа бәйле рәвештә, багажлар тоткарлану вазгыятенә аңлау белән карый.
10 ноябрь иртәсенә Мисырдан Татарстанга 8 рейс кайткан, пассажирларның гомуми саны 1785 кеше тәшкил иткән, аларның 445е - балалар. 7 рейс "Казан" аэропортына һәм 1 рейс Түбән Каманың "Бигеш" аэропортына килгән. Барлык рейслар да аэропортларга багажсыз кайта, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе оператив төркеме башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыйгуллин.
Туристлык буенча ТР дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, Мисырда Татарстан Республикасы аэропорты аша очкан тагын 2200ләп турист кала. Барлык туристларны алып кайтып бетерү өчен тагын 13 авиарейс кирәк. Ахыргы рейсны 18 ноябрьдә кабул итү күздә тотыла.
"18 ноябрьдән соң, Мисырдан барлык туристлар кайтып беткәч тә, тынычланмаячакбыз. Бу дата безнең эшнең беренче, иң мөһим этабы тәмамлануны аңлатачак. Пассажирларга багажларын бирү белән бәйле икенче этап тәмамлангач, штаб үз эшен тәмамлады дип санап булачак. Оператив штаб соңгы чемодан хуҗасына тапшырылганчы эшләячәк", - дип билгеләп үтте Васыйл Шәйхразиев.
9 ноябрьдә "Казан" аэропорты Мисырдан Мәскәүгә даими авиарейсларда кайткан багажларны кабул итә башлады. 10 ноябрь иртәсенә 17 багаж кабул ителгән, аларның 5се тапшырылган, 12се саклануда кала.
Багажлар, Мәскәүдән пассажирлар кайтканнан соң, 2-3 көн тоткарлык белән китерелер дип планлаштырыла. Кайткан пассажирның багажы Татарстан Республикасына китерелүгә тиешле хезмәтләр заявкада күрсәтелгән телефон номерлары буенча аның хуҗасы белән элемтәгә керәчәк. Туристлар кайтып күбрәк вакыт узган булса, багаж турында (843) 254-00-80 номеры буенча белергә була.
"Бүген без пассажирларны каршы алуның оештырылганына инандык. Туристлар исән-имин кайтып җитә һәм уңайсызлыкларын киметү өчен барлык шартлар да булдырыла. Пассажирлар туган вазгыятькә аңлау белән карый һәм бөтен кирәкле әйберләрне үзләре белән алуы турында әйтә. Хәзер логистиканы һәм багажларны җиткерү механизмын җайга салырга кирәк. Икенче очрашу вакытында әлеге мәсьәлә турында фикер алышырга тәкъдим итәм", - дип сүзен йомгаклады Васыйл Шәйхразиев.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/10/115350/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
25 май 2022 - 12:23Без имениМэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 май 2022 - 23:21Без имениУзен язасын гел ирём бн кинэшлэшэм дип, узен Кэйна Сузен тынлыйсын, монда анлашылмый, ыганыч баксов синаКайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 20:41Без имениБарлык кызларны да бер калыпка салмагыз әле. Егетләрнең кузләре шундый җилбәзәк кызларга төшә дә, аннан соң барлык кызларны гаепли башлыйлар. Шәhәрдән кайткан кызны озатмаса, авылда уңган, акыллы кызлар беткәндер. Озаткан егеткә сантый дип әйтерлек кыз бик төпле тугел икәне билгеле инде. Дөрес, кызларның да сайлау хокукы бар. Тик акыллы кыз моны мөмкин кадәр упкәләтмичәрәк эшлиЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 18:05Без имениМолодец! Уч итеп, тырышып кеше булган. Кемдер уч итеп эчэргэ сабышып, юлдан язык идеЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.