Логотип
Яңалыклар

«Мисс Татарстан» кызлары Путинга кияүгә чыгарга хыяллана

Казанда «Пирамида»  мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстанда елның иң матур туташын билгеләделәр. Сәхнәгә барлыгы 30 кыз чыкты. Алар Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Арча, Балтач, Баулы, Бөгелмәдән иде. Иң яшь катнашучы – 14 яшьлек Казан кызы  Фәхретдинова Мәрьям. Ул буй-сыны белән генә түгел, визит карточкасында опера ариясе башкарып та, көчле тавышы белән тамашачыларны сокландырды. Мондый бәйгедә 14-15 яшьлек кызларның катнашуы матур күренеш түгел дип кабул иттем шәхсән үзем. Шуны әйтергә кирәк: «Мисс Россия» бәйгесендә 16 яшьлекләр дә катнаша алмый. Финалистлар арасында иң өлкәннәренә 22 яшь иде. Кызлар барысы да диярлек музыка, бию, спорт белән шөгыльләнгән, сәнгать мәктәбендә укыган, араларында, яшь булуларына карамастан, парашюттан сикерүчеләр дә бар. 

Сәхнә буйлап купальниктан дефиле күрсәткәннән соң, жюри иң матур буй-сынлы 10 кызны сайлап алды. Татарстан чибәре озын аяклы гына түгел, акыллы, зирәк тә булырга тиеш. Финалга чыккан туташлар бердәнбер сынау үтте. «Әйдәгез, сөйләшик» дип аталды ул. Юк, һич тә Ньютон законнары, математика-әдәбият хакында түгел иде. Ләкин читләтеп кенә сәясәтне кыстырмый калмадылар, билгеле. Бәйгедә беренче кыздан ук: «Син Порошенко, Трамп йә Путин хатыны булыр идеңме?» – дип сорады алыштыргысыз алып баручылары Михаил Волконадский. «Әлбәттә, Путинныкы. Ул – янымда күрергә теләгән ир-ат эталоны. Батыр, һәрвакыт матур киенә. Берничә тел белгәч, мин аны бик акыллы да дип уйлыйм», – диде туташ. Әнә шундый сораулар бирелде кызларның зирәклеген ачыклар өчен. Дөрес, икенче бер туташка бераз уңайсыз хәлгә калырга туры килде. Аның өлешенә төшкән сорау, кызганыч, кияүгә чыгу буенча түгел, ә Лев Лещенко җырларына кагылышлы иде. Ул: «Мин дәреслекләр белән күп утырам, җыр тыңларга вакыт юк», – дип акланды. Бәйгедә катнашучы кызларны жюри әгъзалары да сынап карады. Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгының урынбасары Лиана Сәетова аларга анекдот сөйләргә кушса, La Primavera дәүләт камера оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов музыка тирәсендәге сораулар биреп карады. Кызлар сынатмады. 

Әлеге бәйгедән соң нәтиҗәләр ясалды. Шулай итеп, «Мисс Татарстан» титулын 19 яшьлек Казан кызы Ралина Арабова яулады. Ул Казан дәүләт энергетика университетында PR белгечлеге буенча белем ала, бу бәйгедә икенче тапкыр көчен сынап караган. (Финалда беренче дефиле вакытында ук итәге төшеп кала язган кыз да шул иде. Тамашачы карап торуга карамастан, берни булмагандай, елмаюдан туктамыйча, җайлап кына итәген эләктерергә тырышкан кызга карата соклану туган иде миндә.) Ташлар белән бизәлгән таҗдан кала, аның иңенә кеш тун салдылар, кулына исемле сәгать тактылар. Моннан кала, Ралина март аенда «Мисс Россия» бәйгесендә Татарстан данын яклаячак. «Мисс Казан» титулын 21 яшьлек Дарья Лебедева алды. Ул – Казан дәүләт медицина университеты студенты. Сүз уңаеннан, залда иң күп җанатарлар да Дарьяныкы иде. Кич буе «Син иң яхшысы» дип язылган алсу төстәге зур баннер күтәреп тордылар алар. «Беренче вице-мисс» Бөгелмәдән Миләүшә Галимова, «Икенче вице-мисс» Казаннан Анастасия Торгашова булды. «Мисс тамашачылар мәхәббәте» титулын Елизавета Шлягина яулады. Шунысы кызык: ул финалга да үтмәгән туташ булып чыкты. 

Конкурсның кунагы артист, пародияләр остасы Андрей Баринов һәм музыкант, җырчы, Казан кызы, хәзер Австриядә яшәп иҗат итүче Айгюл булдылар. Михаил Волконадский: «Айгюл – бәйге сәхнәсенә чыккан беренче хатын-кыз җырчы», – дип игълан итте аны. 

Быелгы бәйгедә залда буш урыннар бик күп иде, тамашачылар кул чабарга да иренеп утырдылар. Әллә бәйге кызык булмый башлаган, әллә инде килгәннәре, кызларның чибәрлегенә карап, өнсез калып утырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар