Логотип
Яңалыклар

Мисс Азия-2017 бәйгесендә катнашучы татар кызы Алинә Гәрәева: Матурлык – кешенең күңелендә

Казан кызы Алинә Гәрәева “Мисс Азия” Халыкара гүзәллек бәйгесе финалында Россияне тәкъдим итә. Бәйгегә нәтиҗә 21 ноябрьдә Һиндстанның Кочин шәһәрендә ясалачак.

Финалда бөтен Азия һәм Евразиядән – Вьетнам, Япония, Кытай, Сингапур, Көньяк Корея, Индонезия, Малайзия, Таҗикстан, Кыргызстаннан, Россиядән, шул исәптән Татарстан белән Башкортстаннан, һәм башка төбәкләрдән чибәр һәм талантлы кызлар катнаша.
 
 
Моңа кадәр дә төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган Алинә Гәрәевага 21 яшь. Ул “Краса Казани-2014” бәйгесе җиңүче, “Краса России-2015” бәйгесендә дүртенче урын яулаган иде. Бүгенге көндә В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында белем ала, Казанның “Персона” модель агентлыгында эшли. 
 
Алинә укытучылар гаиләсендә, татар милли традицияләрендә тәрбияләнеп, әнисе һәм әбисеннән милли аш-суларны әзерләргә өйрәнеп, ана телен камил белеп үскән кыз. Мәктәпне дә “5”гә тәмамлаган, сәнгатьне – җырларга, биергә, рәсем ясарга ярата.
 
Алинә Гәрәева сөйләгәнчә, “Мисс Азия” бәйгесенең финалы Гарәбстан диңгезе буенда урнашкан Кочин шәһәрендә үтә.
 
 
“Программа бик күңелле, шушы көннәрдә диңгезгә круизга чыктык, фотосессияләр узды, бию чыгышларына әзерләндек, “Мисс фитнес” исеменә ярышлар булды. Бәйгедәге мохит, әйтик, Россиядә үткәрелгәннәрдән бик нык аерылып тора – оештыручылар, катнашучылар барысы да ягымлы, ярдәмчел кешеләр, көнләшү юк, читләшү юк. Үземне өйдә кебек хис итәм. Россия төбәкләреннән катнашкан кызлар белән дә дуслаштык, кайткач, кунакка йөрешергә килештек”, - ди Алинә.
 
 
 
Алинә берничә тел белә. “Мисс Азия” финалында бигрәк тә Кытай, Непал, Шри-Ланка һәм Малайзиянең гүзәл кызлары белән нык дуслашкан.
 
Финал көне якынлашкан саен, дулкынлану хисләре дә көчәя. “Кәефем әйбәт, финалга әзермен дип уйлыйм. Җиңәргә өмет бар, ләкин мин бу хакта борчылмаска һәм уйламаска тырышам”, - дип сөйләде Алинә. Аның өчен Казанда әнисе, бөтен туганнары, якыннары җан атып, көч биреп тора. “Мин үзем матурлыкны йөзгә, буй-сынга карап түгел, ә кешенең йөрәге, күңеле халәтенә карап бәялим”, - ди ул. 
 
 
21 ноябрьдә Кочин шәһәрендә бәйгенең йомгаклау программасы Һиндстан вакыты белән кичке сәгать 6да башлана (Мәскәү вакытыннан аерма +2,5 сәгать). Анда иң мөһим чыгышларның берсе – милли киемнәрне тәкъдим итү булачак. Алинә Гәрәева сәхнәгә ханбикә образында татар милли киемендә чыгачак.  
 
 
 



чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/20/152698/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар