Логотип
Яңалыклар

Минзәләлеләргә яңа мәктәп кирәк!

“Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” республика эстафетасына старт бирелгәнгә 4 атна узып та бара. “Бердәм Россия” партиясе командасы дүшәмбе көнне Минзәлә районына килде. Команда составында Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина һәм ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бар иде.
Очрашуны район хакиме Айдар Сәлахов ачып җибәрде. Ул районда тормышка ашырыла торган республика программалары,  шулай ук яңа социаль һәм спорт объектлары турында сөйләде. Район авыл хуҗалыгына да Президент программасы буенча зур булышлык күрсәтелүен билгеләп узды Айдар Сәлахов. Марат Әхмәтов район хакимен хуплап : “Авыл – минем яшәү рәвешем, минем фәлсәфәм. Соңгы өч ел эчендә авыл хуҗалыгы күрсәткечләре даими үсештә. Минзәлә туфрагы җир эшкәртүчеләрнең сакчыл кулында, безгә, бүгенге күрсәткечләрне киметмичә, бары тик алга барырга кирәк”, – диде.
Очрашуда катнашучылар үз гозерләрен дә җиткерделәр. Минзәләлеләрне яңа балалар поликлиникасы төзелеше борчый. Бүгенге көндә сабыйларны өлкәннәр белән бергә Үзәк район хастаханәсе базасында кабул итәләр икән. Табиблар өчен дә эш шартлары авыр. Минзәләлеләр бер сменага 60 кабул итүне оештыра алырлык балалар поликлиникасына өмет итә.
Район халкының балаларга кагылышлы янә бер гозере – 800 урынлы яңа заманча мәктәп төзү. Садак микрорайонында республика программасы буенча йортлар күпләп төзелә. Бүгенге көндә эшләп килүче өч мәктәптә балаларга урыннар җитми. Мәктәпләр икешәр смена эшләргә мәҗбүр.

сылтама - http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар