Логотип
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев татар театрының 110 еллыгы белән артистларны һәм тамашачыларны котлады

​22 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар профессиональ театрының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичә үтте. Артистларны һәм тамашачыларны Татарстан Президентының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлады.

"Без сезнең алдыгызда баш иябез, без сезне яратабыз", - дип башлады сүзен Минтимер Шәймиев. Ул республика халкы исеменнән артистларга тырыш хезмәтләре һәм тамашачыга мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул халыкның театрны яратуын, аның тарихын белүен, аеруча өлкән буынның легендар артистларның уеннарыннан алган кичерешләр белән яшәвен әйтте.

"Яшь артистларга, драматургларга, режиссерларга җиңел булмады, җиңел булмас та. Әмма сез соңгы ун елда ничек үсәргә һәм алга барырга икәнлеген күрсәттегез. Сез бер дигән итеп уйныйсыз. Безнең театр яши һәм яшәячәк тә", - диде Минтимер Шәймиев. 

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау һәм аның "Без үзебезнең театрны яратабыз, булыштык һәм булышачакбыз. Без бергә!" дигән сүзләрен җиткердек.

Ул Татарстанның халык артисты Дания Нурлыны күптән түгел үткән юбилее белән котлады һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев театрга йөргән тамашачыларга һәм җитәкчеләргә аерым рәхмәтен белдерде. Ул театрның җитәкчеләрне һәм халыкны берләштерә торган урын булуын билгеләп үтте. "Игътибар итсәгез, театрда җитәкчеләр өчен аерым урыннар юк, алар халык белән бергә", - диде ул. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар