Минтимер Шәймиев: Шушы көннәрдә генә оныкчыгым туды

Дәүләт Киңәшчесе нәселләрендә әле тагын бәбиләр көтелүен әйтте.

Кичә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә узган чараны күңелле яңалык белән тәмамлады. 

Минтимер Шәймиев үзенең статусы үзгәрүен әйтте – оныкчыгы туып, карт бабай булуын белдерде. “Шушы көннәрдә генә оныкчыгым туды, Алла боерса, алга таба да көтәбез әле”, - диде ул. Презентациядә катнашкан халык Дәүләт Киңәшчесенең шатлыгын бүлешеп, алкышлады.

“Ник шулай буладыр, белмим, - дип Минтимер Шәймиев 60 яшьлек юбилеена улы Айратның сөендергәнен сөйләде. – Айрат прораб булып эшләргә Чаллыга җибәрелгән иде, шунда өйләнде. Миңа 60 яшь тулган көнне Айрат Чаллыдан миңа шалтыратып, “Әти, бүләк кабул итеп ал” диде. Нинди бүләк дигәч, “безнең улыбыз туды” диде. Мондый вакыйгалар безне тагын да акыллырак итә. Балаларга да, ата-аналарына да сәламәтлек, иминлек телим”.

Чараны тәмамлап, Минтимер Шәймиев җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, исәнлек-саулык теләде.

Искәртеп үтик: кичә, популяр “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясеннән, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителде. “Молодая гвардия” нәшриятында басылып чыккан китапның авторлары - танылган журналист Игорь Цыбульский һәм Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең баш киңәшчесе, Татарстанның атказанган матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр хезмәткәре Нурсөя Шәйдуллина. 

сылтама: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    10003
    5
    126
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    5830
    1
    78
  • 6983
    2
    49
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8057
    1
    44
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 сентябрь 2020 - 10:15
    Без имени
    Бик матур хикэя !!! Укыйсы да бик кунелле булды !!! Эйдэ бергэлэшеп устерсеннэр инде сабыйларын .... Лэйлэ узе дэ югалтуны кичергэн бит !!!Бэхет елмайган димэк .... Бэхетлэре булсын барча балаларнын да .... Кеше бэхет очен туа,бэхетле булсын hэркем ....
    Син минем балам!
  • 18 сентябрь 2020 - 14:00
    Без имени
    Бик яхшы эсэр,бик азлар гына анлый шул язмышнын кисэтуен.Яшь чагымда ирем бн ачуланышкач,сойлэшмим дип уземэ-узем суз биреп,ярты кон сойлэшмэсэм,ике улымнын берсе нык итеп авырый башлый иделэр,температуралар бн.Шуннан сойлэшэ башлыйсын инде,уртак борчу килгэч.Купме сынадым,гел шулай була иде,аннары тэкэбберлегемне читкэ куеп,элэгешсэк тэ,сойлэшмичэ йормэдем,мин хаклы булсам,ярар,Аннан минем Бер жирем жэ кимеми дип,уземне тынычландыра идем.Бер тирэ,аерылыйм микэн эллэ дигэн уйлар да кергэлэде,аннары уйладым,этилэре балаларга минем шикелле ук якын,бигрэк тэ ир балага,этилэреннэн аерып алсам,барыбер мине гаеплэрлэр,алар да бит ир кешелэр,алга таба узем генэ доес тэрбия бирэ алырмынмы дип,барысын уйлап торып калдым.Аллага шокер,хэзер шуна соенеп бетэ алмыйм,инде 45-ел яшибез.Балалар да гаилэле,аларга гел тигезлектэ уз балаларын узлэренэ устерулэрен телим.Балалар бэхете эти-энидэн тора.
    Бала хакы
  • 18 сентябрь 2020 - 14:47
    Без имени
    Шуннан ни булды?
    Яңгыр 
  • 18 сентябрь 2020 - 15:05
    Без имени
    Фото, фото, купме хатирэ саклый. Ойгэ кайткач, экрен генэ фотоальбом алып, карап утырырга яратам. Менэ балачак, менэ усмер чак, менэ мин инде усеп житкэнмен. Бу ваеыт аралыгында ни генэ булмады, ни генэ тормышта алышынмады. Сагынып искэ аласын. Тагын бер кайтыр идем дип эченнэн генэ хыялланасын.
    Фотолар дәвалый? 
  • 17 сентябрь 2020 - 09:00
    Без имени
    БИК шэп кинэшлэр.Истэ калдырырга кирэк эле.
    Әни кешенең өйләнгән улына киңәшләре
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...