Логотип
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев: "Дәүләт Думасына нинди генә партия килсә дә, ул җаваплырак булырга тиеш"

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәләл җефете белән Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Бүген  Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәләл җефете белән Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Казанның КНИТУ-КХТИ бинасында урнашкан 55нче сайлау бүлекчәсендә тавыш бирде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.



Тавыш биргән башка сайлаучылар кебек үк, сайлаганнан соң Минтимер Шәймиев "Мин сайладым" дигән беләзек алды.



Журналистлар белән булган әңгәмәдә Минтимер Шәймиев: "Берникадәр фикерләр дә бар, безнең җаваплырак булуыбызны теләр идем, - диде. - Сәяси вәзгыятьтә дә, икътисади вәзгыятьтә дә җиңел чор түгел. Шуннан чыгып, тавыш җыйган депутатлар моңарчыдан да җаваплырак булырга тиеш. Без үзебез дә күзәттек, сезнең дә берникадәр фикерләрегез бардыр: кайбер парламент партияләре җитәкчеләре, Дәүләт Думасында беренче тапкыр гына булмаучылар, сайлау алды кампаниясе барышында бер яңалык та әйтмәделәр. Популизм, кемнедер салымнардан, хәтта ЖКХ хезмәтләреннә түләүдән азат итү турында чынбарлыкка туры килмәгән вәгъдәләр булды. Андый әйберләрне игълан итү бик җиңел, әмма партияләр, парламентта була торып һәм үзләре хәл итеп, илнең бюджеты, аның саклану мөмкинлекләре һәм гомумән Россиядәге җәмгыять турында уйларга тиеш. Дәүләт Думасына кем генә килсә дә, партияләр җаваплы булырга тиеш, әгәр бу мөмкин булса. Менә шундый теләк, без сайлаулардан сайлауларга сыйфатны арттырып барырга тиеш: яңа идеяләр һәм карарлар кабул иткәндә җаваплылык. Без хокукый илдә законнарга таянырга тиеш, ә кайбер законнарны кабул итеп өлгермиләр, бер-ике елдан үзгәртә башлыйбыз, бар нәрсәдә дә тотрыклылык булырга тиеш. Шуңа да безнең тавыш һәм теләкләр ишетелсен иде, дигән өметтә калам, бүген без үз сайлавыбызны ясыйбыз".

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар