Логотип
Яңалыклар

Миңнеханов: Кырыс көрәш көннәре ерагайган саен, Җиңүнең әһәмиятен аңлау арта

 Гөлнар Гарифуллина

Казанда Җиңү парады узды.

Кырыс һәм рәхимсез көрәш көннәре ерагайган саен, күңелләрдә Бөек Җиңүнең әһәмиятен аңлау хисе арта. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы парадта шулай дип белдерде.

Иң элек, тантанада катнашучылар РФ Президенты Владимир Путинның Җиңү көне белән котлавын туры эфирдан күзәтте. Ул күпләрнең сугышка мәктәп баскычыннан ук китеп, гаилә кору, балалар туу бәхетен күрә алмаганын билгеләп узды. Илбашы чыгышыннан соң, яу кырында ятып калган солдатлар рухына бер минут тынлык игълан ителде. Аннан соң Россия Федерациясе гимны яңгырады.
 
Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. “Хөрмәтле парадта катнашучылар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны гаскәрләре хәрбиләре! Сезне халкыбызның олы бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. 9нчы май - илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсе, шул ук вакытта мәңгелек хәтер көне. Бәйрәм асылында халкыбызның батырлыгы, сынмас рухы, какшамас ышанычы, Ватанга, туган җиренә булган чиксез мәхәббәте ята", - диде.

Ул 74 ел элек фашизмның совет халкы бердәмлеге һәм каһарманлыгына каршы тора алмаганлыгын ассызыклады. "Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылды, йөрәкләргә мәңгелек яра салды. Без сугыштан кайтмаганнарның якты истәлеге алдында баш иябез, аларны сагынабыз. Сугыш геройлары безнең йөрәкләрдә, "Үлемсез полк" сафларында, һәйкәлләрдә һәм мемориалларда", - диде Миңнеханов.

Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Җиңү паркында Җиңүче-сугышчыга иң яхшы һәйкәл проектына конкурс игълан ителгәнен әйтте. Президент чыгышыннан соң өч тапкыр "Ура!" кычкырып, Казан гарнизоны гаскәрләре парады бшланды. Аны Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде.

Алар артыннан мәйдан буйлап Бөек Ватан сугышы фронтлары штандартларын күтәргән хәрбиләр, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, РФ ЭЭМның Казан юридик институты курсантлары, кадет мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр, ТР буенча эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм башкалар марш белән атлады. Парадта барлыгы 2 меңгә якын кеше, 17 берәмлек хәрби техника катнашты.

Соңыннан мәйдан буйлап ретро автомобильләр үтте. Бөтен мәйдан күмәкләшеп сугыш тематикасына җырлар башкарды. Бәйрәм балалар коллективларының чыгышлары белән дәвам иттерелде.

Казаннан Людмила Абуталипова Җиңү парадын килеп карар өчен бүген махсус бакчага бармаганнарын әйтте. "Сәламәтлек булганда, балалар, оныклар белән әле бу бәйрәмгә озак еллар килергә иде", - диде ул.

Сугыш инвалиды Гали Гарифуллин сугышка 20 яше тулыр-тулмас киткәнен әйтте. "Ярты Европаны йөреп чыктым, ике тапкыр яраландым, ләкин исән калдым. Бүген күзгә яшьләр килде", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Бүгенге бәйрәм чараларына сәгать кичке 10да бәйрәм салюты нокта куячак. Һавага җибәреләчәк залплар һәммәбезгә Бөек Җиңүнең югары бәһасен искә төшерәчәк. 

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/09/185989/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар