Логотип
Яңалыклар

Мин һәр чит ил кунагының Казаннан түбәтәй, чәкчәк белән китүен телим – чемпионат илчесе

Екатерина Скулкина чит ил кешеләрендә Казанга карата кызыксыну зур булуын билгеләп узды.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе Екатерина Скулкина Казанга Дөнья чемпионатына килгән һәр чит ил кешесенең түбәтәй, чәкчәк белән китүен тели. Бу хакта ул бүген журналистларга Казанның IT-паркында Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә белдерде.

Матбугат конференциясендә Футбол буенча дөнья чемпионаты илчеләре – актриса Екатерина Скулкина һәм РФ Дәүләт думасы депутаты Ирек Зиннуров үзләренең илче буларак миссияләре турында сөйләде.
“Минем өчен Казан - безнең илнең иң яхшы шәһәрләренең берсе. Бүген беренче матчка барам. Минем өчен Дөнья чемпионаты Казанда башлана. Бүген Франция өчен җан атачакмын. Бу - күп кенә Россия кешеләре өчен хыял иле. Анда яхшы футболчылар уйный”, - дип белдерде Екатерина Скулкина.

Казанның Чемпионатка әзерлегенә килгәндә, илче фикеренчә, Казанның әзерлеге бик югары дәрәҗәдә. “Миңа калса, Казан кебек үк беркем дә әзер түгелдер шикелле. Бер яктан караганда, бәлки бу - бик үк объектив фикер дә түгелдер. Икенче яктан караганда, Казанда шундый куәтле команда эшли. Былтыр Конфедерацияләр кубогы да бик яхшы узды. Гаиләм барды минем матчларга. Стадионнарга керү буенча да, башка урыннарда да кыенлыклар булмады. Барысы да яхшы оештырылган иде. Гомумән, Чемпионатка барлык шәһәрләрнең югары дәрәҗәдә әзерләнгәнендә шигем юк”, - дип белдерде Скулкина.

Екатерина Скулкина илче вәкаләтләре Чемпионат турында сөйләү, мәгълүмат таратудан гыйбарәт булуын белдерде. “Бәлки, безнең нәрсә эшләвебез күренеп, аңлашылып та бетмидер. Без бу вакыйгаларны яктырту буенча социаль челтәрләрдә зур эш алып барабыз. Фотографияләр урнаштырганда, һәрвакыт лайк, комментарийлар була. Кешеләрнең реакциясе, кайтавазы күренә, игътибарсыз калдырмыйлар, кызыксыну зур”, - диде ул.

Екатерина Скулкина Чемпионатка килгән чит ил кешеләрен күзәтүен әйтте. “Мин һәркемнең Казаннан түбәтәй, чәкчәк белән китүен телим. Чәкчәк ул - тәмле әйбер, ә түбәтәй матур баш киеме. Бауман, Петербург урамнарында шулай йөрүчеләр бар. Димәк, алар инде сувенир кибетләренә кергәннәр. Калфак кигән кызны да күрдем. Алар Казанның бер кисәкчеген үз йөрәгендә алып китәчәк», - дип белдерде илче.

Чемпионатта Россия командасына алга таба да уңышлар теләп, Скулкина: “Без команданың алга баруын телибез. Инде булмаса, Согуд Гарәбстаны Короле ишарәсе белән җавап бирәсе кала. Әмма барыбер яхшыга өметләник. Безнең рус машинасы, танк булып, башка командалар өстеннән дә барырлык булсын”, - диде Чемпионат илчесе Скулкина.


Чыганак:https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар