Логотип
Яңалыклар

«Милләтебез хәзинәләре» җәйге лагере татар теленә өйрәтә

1 июньдә Татарстанда Россия төбәкләреннән татар балалары өчен «Милләтебез хәзинәләре» исемле профильле җәйге смена ачыла. Балалар тугыз көн дәвамында Казан читендәге «Регина» лагерендә ял итәчәк.


Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» Яшьләр үзәге һәм Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан ел саен оештырыла торган «Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ассызыклаганча, «Милләтебез хәзинәләре» сменасында Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларына, беренче чиратта, ана телен өйрәнергә этәргеч бирергә тырышачаклар. «Татарстаннан читтә татар телен саклау авыррак: бөтен җирдә дә татар мәктәпләре юк, кайбер гаиләләрдә ата-аналар инде татарча сөйләшми. Әлбәттә, тугыз көндә генә баланы татарчага өйрәтеп булмый. Әмма смена программасының эчтәлеге бай – татар мохитен тоеп, Татарстанны, Казанны күреп, татар телен өйрәнергә кызыксыну уятырлык. Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте белгечләргә мөрәҗәгать итеп, дәүләт грантларына һәм химаячеләр көченә таянып, татар телен өйрәнергә ярдәм итүче берничә китап бастырып чыгарган иде. Әйтик, аудио кушымта белән татар, рус, инглиз телләрендә бирелгән «Татар теле – күңелем теле» дәреслеге, «Куян күчтәнәче» проекты, «Әбием әкиятләре» курчак театры – шундыйлардан. Бу китапларны балаларга өйләренә кайткач телне өйрәнүне дәвам итсен өчен бүләк итеп җибәрәчәкбез», – дип сөйли Илдар Гыйльметдинов.

«Милләтебез хәзинәләре»нең быел беренче сменасында Әстерхан, Мәскәү, Түбән Новгород, Пермь, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Рязань, Ульяновск кебек барлыгы унбер төбәктән 10-16 яшьтәге 60 бала ял итәчәк. Аларга татар теле дәресләреннән тыш, бию, музыка, театр һәм фото сәнгате, кул эшләре буенча иҗат остаханәләре үткәреләчәк, татарча бердәм диктант яздырылачак. Г.Камал театрына «Банкрот» спектаклен карарга, Казанның тарихи урыннарына экскурсияләргә чыгарга, смена дәвамында «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек бәйгеләрдә катнашырга мөмкинлекләр тудырылачак.

- Абый-апалары белән килгән очракта 7-8 яшьлек балаларны да кабул итәбез, – дип сөйли «Идел» Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина. – Татарстанга нәкъ менә «Милләтебез хәзинәләре» сменасына балаларын җибәрергә теләүчеләр бик күп, шуңа күрә бүтән елларда ял итүчеләр санын арттыру, шулай ук ата-аналарның чыгымнарын җиңеләйтү турында да уйланабыз. Бүген ата-аналар балаларның юл чыгымын үзләре каплый, кайбер очракта аларга төбәктәге милли оешмалар булыша. Шул ук вакытта ата-ана сменада ял иткән баласы өчен 5600 сум түләргә тиеш.

Илдар Гыйльметдинов ата-аналарның мәҗбүри түләү хакын республика программалары аша киләчәктә киметү ниятләнелүе турында әйтә.

«Милләтебез хәзинәләре»нең икенче профильле сменасы 29 июльдән 11 августка кадәр Казанның «Идел» яшьләр лагерендә узачак, һәм анда 180 бала ял итәчәк. «Сменаларга без гыйнвар аенда ук гаризаларны җыйган идек: кемнәр беренче мөрәҗәгать итте – шулар эләкте. Сменаларда Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдәге татар милли оешмалары активистлары да әйдаман булып эшләячәк. Теләгебез – алар да милли сменаларны үткәрү тәҗрибәсе тупласын һәм үз төбәкләрендә дә оештырсын. Мәсәлән, быел беренче тапкыр Новосибирск өлкәсендә һәм Удмуртиядә, безнең «Милләтебез хәзинәләре» программасына нигезләнеп, балалар сменасы ачылачак. Башка төбәкләр дә бу эшкә алыныр дип өметләнәбез, без ярдәм итәргә әзер», – ди Ләйсән Сафина. «Идел» Яшьләр үзәге каршында оештырылган «Татар балалары лидерлар мәктәбе» җыеннары да хәзер Казаннан чит төбәкләргә күчте: узган ел ул Әстерханда уздырылса, быел Ульяновск өлкәсе һәм Сарытау балаларны җыячак.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар